Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Легендар парадка–70 ел

1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткән легендар парадның 70 еллыгы якынлаша. ...Фашистлар Германиясе белән ярты ел көрәш бара һәм совет кешеләре өчен иң киеренке көннәр җитә. Дошман Ватаныбызның йөрәге булган Мәскәүгә ыргыла һәм ноябрь бәйрәме җиткәнче, Бөек Октябрь социалистик революциясе бәйрәмен билгеләп үткән көнне Кызыл мәйданда үз гаскәрләре...

1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткән легендар парадның 70 еллыгы якынлаша.

...Фашистлар Германиясе белән ярты ел көрәш бара һәм совет кешеләре өчен иң киеренке көннәр җитә. Дошман Ватаныбызның йөрәге булган Мәскәүгә ыргыла һәм ноябрь бәйрәме җиткәнче, Бөек Октябрь социалистик революциясе бәйрәмен билгеләп үткән көнне Кызыл мәйданда үз гаскәрләре парадын үткәрергә планлаштыра. Камалышта калган хәлдә Октябрь бәйрәмен каршылаган сәяси бюро әгъзалары һәм Сталин башкаладан киткәннәр икән, дигән сүзләр йөри.

Әмма Сталин бернигә дә карамыйча, традицион парадны үткәрү турында Боерык чыгара. Аны гадәттәгечә сәгать 10.00 да түгел, ә иртәнге сәгать 8.00 дә башлыйлар.
Минем 1901 елда туган, Гражданнар сугышында катнашырга өлгергән әтием, Камышов Григорий Тимофеевичка генерал-лейтенант Павел Артемьев командующий итеп билгеләнгән һәм Советлар Союзы Маршалы Семен Буденный катнашкан әлеге традицион парадта катнашырга насыйп була.
Хәрби парадтан туп-туры фронтка юл тоткан гаскәрләрне Иосиф Сталин фатиха биреп озата. Әлеге парад җитди хәрби операция була. Мәскәү бирешми...
Минем әтием бу көнне данлыклы Волоколамск шәһәренә, генерал Панфилов дивизиясенә җибәрелә. Кызыл мәйданда үткән парадтан соң алар билгеләнгән урынга иртә белән генә барып җитәләр.
...Әтигә Мәскәүне яклап көрәшкә күтәрелгәннән соң тагын берничә бәрелештә катнашырга туры килә. 1942 елда ул кулы җитди яраланганнан соң, комиссияләнеп, туган ягына кайта. Ул гомере буена соңыннан «Аксубай» совхозы итеп үзгәртелгән Киров исемендәге колхозда терлекче булып эшли. III дәрәҗә Дан ордены һәм башка хезмәт бүләкләре белән бүләкләнә.
Мин әтиемнең барлык Совет кешеләре кебек фашистлар Германиясен тар-мар итүгә үз өлешен кертүе белән горурланам.
...Совет гаскәрләре коралланган дошман гаскәрләрен башкалага якын җибәрмиләр һәм нәкъ менә әлеге 1941 елдагы легендар парадтан соң Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә китергән тамырдан үзгәреш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев