Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Кыш бабайның туган көне

18 ноябрьдә Россиядә Кыш бабайның туган көне билгеләп үтелә. Әлеге могҗизалар бәйрәменә Аксубайда яшәүче балаларны да чакыралар. 19 ноябрьдә, район Мәдәният йортында, "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Кыш бабайга багышланган күләмле бәйрәм үткәреләчәк. Бу көнне төрле бәйгеләр оештырыла - Кыш бабайга бүләкләр (балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм укучылар өчен...

18 ноябрьдә Россиядә Кыш бабайның туган көне билгеләп үтелә.


Әлеге могҗизалар бәйрәменә Аксубайда яшәүче балаларны да чакыралар. 19 ноябрьдә, район Мәдәният йортында, "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Кыш бабайга багышланган күләмле бәйрәм үткәреләчәк. Бу көнне төрле бәйгеләр оештырыла - Кыш бабайга бүләкләр (балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм укучылар өчен үз куллары белән ясалган яңа ел уенчыклары), "Яңа елны без бик яратабыз" балалар ясаган рәсемнәр бәйгесе (мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен), җырлар һәм шигырьләр бәйгесе (авыл клубларыннан һәм мәдәният учакларыннан килгән 5-14 яшьтәге балалар өчен). Шулай ук Кыш бабайга хат-теләкләр бәйгесе дә игълан ителә. Аңарда теләсә кем катнаша ала (әлеге бәйге декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк һәм аңа район башлыгы Чыршысында йомгак ясалачак).

Фото http:// http:// http://www.metod-kopilka.ru/images/doc/35/29644/img2.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев