Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Коткаручылар–һөнәр осталары

Бүген район янгын часте алдында материаль-техник базаны ныгыту һәм ирекле янгын җәмгыяте төзү - мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Җитәрлек күләмдә техника булу район җирлегендә янгын куркынычын һәм гадәттән тыш хәлләрне контрольдә тоту мөмкинлеген бирә. Табигый ки, янгын сүндерүчеләрнең һөнәри осталыгыннан башка янгын телләрен тиз арада юк итүне күз алдына...

Бүген район янгын часте алдында материаль-техник базаны ныгыту һәм ирекле янгын җәмгыяте төзү - мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.


Җитәрлек күләмдә техника булу район җирлегендә янгын куркынычын һәм гадәттән тыш хәлләрне контрольдә тоту мөмкинлеген бирә. Табигый ки, янгын сүндерүчеләрнең һөнәри осталыгыннан башка янгын телләрен тиз арада юк итүне күз алдына да китереп булмый.
-Соңгы елларда районда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча актив эш алып барыла,-дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.-Бу уңайдан паркны янгын сүндерү техникасы белән тулыландыру, ирекле янгын сүндерү дружиналары, аерым постлар булдыру күздә тотыла. Шул көннәрдә үзәк мәйданда җитәкчеләр каршында янгын сүндерү өчен җиһазландырылган МАЗ машинасын презентацияләү моңа дәлил булып торды. Әлеге автомашина үзе яңа түгел, 1991 елда чыгарылган, әмма техник торышы бик яхшы.
Яз көне ПЧ хезмәткәрләре көче белән аны янгын сүндерү машинасы атрибутлары белән җиһазлыйлар. Презентация алдыннан аның белән Чув.Енорускино авылында булган янгынны сүндерүдә чирканчык алалар инде.
-Бүгенгесе көндә бездә унбиш техника берәмлеге сафта. Алар арасында стандарт янгын сүндерү машиналары да, җиһазландырылганнары да бар. Янгын сүндерүгә торак пунктларда урнашкан ирекле янгын сүндерү җәмгыятләре дә җәлеп ителә. Иске Татар Адәм суы, Иске Тимошкино авылларындагы ДПО актив эшли,- дип билгеләп үтә Янгын часте начальнигы Әхтәм Насретдинов. - Район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда да шундый җәмгыятьләр төзү буенча эш алып барыла. Иске Ильдеряк һәм Урмандеево авыл җирлекләренә җибәрергә машиналар әзер инде, хәзер әлеге машиналарны кую өчен бина табу мәсьәләсе генә ачык кала бирә. Бер сүз белән әйткәндә, кешеләр үзләренең яклаучылары барын белеп торсыннар иде, бәла-каза килеп чыкканда без һәрвакыт ярдәмгә килеп җитәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев