Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Кошларны каршылап

Кошлар көне рәсми рәвештә 1 апрельдә билгеләп үтелә, әмма табигать сөючеләр канатлы дусларга теләсә кайсы вакытта аерым игътибар бирәләр. 3 нче Аксубай урта мәктәбендә Кошлар көненә багышланган чара чын бәйрәмгә әверелде. Китапханәдә яшь натуралистлар җыелды. Программаны педагог-оештыручы Любовь Дружкова һәм китапханәчеләр Фәридә Фәизова белән Любовь Муравьева әзерләделәр. Балалар белән очрашуга...

Кошлар көне рәсми рәвештә 1 апрельдә билгеләп үтелә, әмма табигать сөючеләр канатлы дусларга теләсә кайсы вакытта аерым игътибар бирәләр.


3 нче Аксубай урта мәктәбендә Кошлар көненә багышланган чара чын бәйрәмгә әверелде. Китапханәдә яшь натуралистлар җыелды. Программаны педагог-оештыручы Любовь Дружкова һәм китапханәчеләр Фәридә Фәизова белән Любовь Муравьева әзерләделәр.
Балалар белән очрашуга урман ветераны Александр Ильмухин кунак булып килгән иде. Балалар аның безнең җирлектә яшәүче кошлар, табигатьнең иминлеге безнең һәрберебезгә бәйле булуы турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Балалар конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар, үзләренең кошлар, җанлы табигать турындагы белемнәрен ачып салдылар, аннан соң мәктәп яны участогына чыгып сыерчык оялары элделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошлар көне рәсми рәвештә