Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Компьютерчы булдык

Укырга беркайчан да соң түгел. «Кыйтайга барып булса да белем алыгыз» дигән пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә. Республикабызда бара торган «компьютер грамоталылыгы» акциясе буенча Яңа Ибрай авыл мәктәбендә узган курслар тәмамланды. Унбиш пенсионердан торган группабызда барыбыз да уку программасын уңышлы төгәлләп, кулларыбызга «Сертификат» лар алдык. Компьютер белән эшләргә өйрәнүче олы яшьтәге...

Укырга беркайчан да соң түгел. «Кыйтайга барып булса да белем алыгыз» дигән пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә.


Республикабызда бара торган «компьютер грамоталылыгы» акциясе буенча Яңа Ибрай авыл мәктәбендә узган курслар тәмамланды.
Унбиш пенсионердан торган группабызда барыбыз да уку программасын уңышлы төгәлләп, кулларыбызга «Сертификат» лар алдык.
Компьютер белән эшләргә өйрәнүче олы яшьтәге пенсионерларга ике ай буена уңайлыклар тудырганнары өчен зур оештыру сәләтенә ия булган җирле үзидарә башлыгы Фәһим Кәбиров, тынгысыз җан Шәүкәт Кәбиров, мәктәп директоры Ринат Мотыйгуллин һәм сабыр холыклы, тәҗрибәле информатика укытучысы Ришат Гомәр улы Мотыйгуллинга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Укулар тәмамланганнан соң безнең өчен оештырылган чыгарылыш кичәсе дә зур чарага әйләнде. Курсташыбыз Рәйханә Кәбирова пешереп алып килгән бәлеш бигрәк тә тәмле булды. Мәхәллә мәчете имамы Галимҗан хаҗи Адиев, мәдрәсә директоры Фәрхәт хәзрәт Батыршин укыган Коръән сүрәләре ямь өстенә ямь булды. Без өлкәннәрне һәрдаим кайгыртып, заман белән бергә атларга ярдәм иткәннәре өчен президентыбызга, район башлыгына, җирле үзидарә җитәкчесенә мең рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «компьютер грамоталылыгы» акциясе «Кыйтайга барып булса да белем алыгыз»