Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Компьютер белән эшләргә өйрәнделәр

«Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге »ГКУ инициативасы буенча "Интернет - озын гомерлек" проекты кысаларында "Кәкре Күл урта мәктәбе" МБОУ базасында "Компьютер грамоталылыгы нигезләре" темасы буенча семинар программасы тәмамланды. 13 кеше ике ай буена занятиеләргә зур кызыксыну белән йөрделәр. Дәресләрне информатика өлкәсендә компетентлы укытучылар алып барды. Алар өлкәннәргә...

«Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге »ГКУ инициативасы буенча "Интернет - озын гомерлек" проекты кысаларында "Кәкре Күл урта мәктәбе" МБОУ базасында "Компьютер грамоталылыгы нигезләре" темасы буенча семинар программасы тәмамланды.


13 кеше ике ай буена занятиеләргә зур кызыксыну белән йөрделәр. Дәресләрне информатика өлкәсендә компетентлы укытучылар алып барды. Алар өлкәннәргә компьютерда эшләү күнекмәләрен үзләштерүдә зур ярдәм күрсәттеләр.
Кирәкле мизгелдә күзләр өчен гимнастика, тәнәфесләрдә - мәктәп ашханәсендә пирожки белән чәй - боларның барысы да уңайлы, яхшы мохит тудырды.
Без бер коллектив булып тупландык, бер-беребез, педагоглар белән аралашу, һәрвакыт чисталык, уңайлылык хөкем сөргән мәктәптә булу безнең өчен күңелгә ятышлы булды.
Ә семинар эше тәмамланганнан соң безнең өчен чын бәйрәм оештырдылар. Һәр кешегә проектта катнашуны раслаган сертификат һәм шулай ук символик "алтын медаль" тапшырылды, кулларыбызга тоткан шарларны без мәктәп ишегеннән чыккач, теләкләр теләп зәңгәр һавага очырып җибәрдек. Безнең һәрберебез турында бик күп мактау сүзләре әйтелде. Безнең өчен чын-чынлап бәйрәм, "чыгарылыш кичәсе" булды.
Мәктәп директоры Воронина Наталья Геннадьевна, директор урынбасары Антохина Наталья Александровна, Крайнова Татьяна Павловна һәм безнең белән эшләгән барлык укытучыларга рәхмәт әйтәсе килә.
Без мәктәп коллективына сәламәтлек, иҗади уңышлар, яңа казанышлар телибез. Рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: »ГКУ инициативасы буенча “Интернет – озын гомерлек” проекты