Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Көнүзәк мәсьәлә–чиркәү төзү

Район ветераннар оешмасы президиумы һәм Евгений Копанев җитәкчелегендәге "На завалинке" фольклор ансамбле Яңа Чуаш Адәмсуы авылында кунакта булып кайттылар. Авыл клубында аксубайлылар белән очрашуга бөтен авыл халкы җыелды. Сөйләшер сүзләр дә күп булды, авыл халкы гыйбадәт кылу урыны булмаудан зарланды. Җыенда чыгыш ясаган Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова да,...

Район ветераннар оешмасы президиумы һәм Евгений Копанев җитәкчелегендәге "На завалинке" фольклор ансамбле Яңа Чуаш Адәмсуы авылында кунакта булып кайттылар.


Авыл клубында аксубайлылар белән очрашуга бөтен авыл халкы җыелды. Сөйләшер сүзләр дә күп булды, авыл халкы гыйбадәт кылу урыны булмаудан зарланды.
Җыенда чыгыш ясаган Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова да, Емелькино авылы ветераннар советы рәисе-Кузьма Андреев, Черемушкадан-Лидия Федотова, Яңа Чуаш Адәмсуыннан-Владимир Герасимов, Николай Артемьев һәм авылның башка кешеләре дә шул турыда сөйләделәр. Авыл кешеләре Яңа Чуаш Адәмсуында гыйбадәт кылу йорты төзергә, ә моның өчен средствоны бөтен халык белән җыярга дигән конкрет карарга килделәр. Җыенда әйтелгәнчә, мондый объектны төзү авыл кешеләренең генә хәленнән килә торган эш түгел, менә шуның өчен, мөмкинлектән чыгып, әлеге төбәктә туып-үсеп, хәзерге вакытта төрле шәһәрләрдә уңышлы яшәп килгән кешеләрне хәйрия ярдәме күрсәтү акциясенә җәлеп итәргә кирәк. Оештыру мәсьәләләре дә хәл ителде-җыелышта катнашучылар алда торган төзелеш өчен совет һәм ревизия комиссиясен сайладылар.
Очрашу соңында "На завалинке" ансамбле авыл кешеләрен үзенең җырлары белән шатландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев