Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Көндезге кебек якты

Хәзер тәүлекнең төнге вакытында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе урамнарында күпкә яктырак. Моңа игътибар бирми мөмкин түгел. Өстәвенә, бистә халкы да редакциягә рәхмәт әйтеп мөрәҗәгать итәләр. -Төнлә юлның машиналар йөри торган өлешеннән үзең һәм балалар өчен борчылып хәрәкәт иткәндә күпме уңайсызлык кичердек. Ә бу уңайсызлык бер генә сезон дәвам итмәде, -...

Хәзер тәүлекнең төнге вакытында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе урамнарында күпкә яктырак.


Моңа игътибар бирми мөмкин түгел. Өстәвенә, бистә халкы да редакциягә рәхмәт әйтеп мөрәҗәгать итәләр.
-Төнлә юлның машиналар йөри торган өлешеннән үзең һәм балалар өчен борчылып хәрәкәт иткәндә күпме уңайсызлык кичердек. Ә бу уңайсызлык бер генә сезон дәвам итмәде, - дип сөйлиләр Сөлчә һәм Демьян Бедный урамында яшәүчеләр. - Урамнарга яктырту фонарьлары урнаштырган өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт.
Әлеге рәхмәт сүзләрен Аксубай электр челтәрләре начальнигы Марат Сруртдиновка юллап, без бистәнең якты төннәр өчен кемгә бурычлы булуы белән кызыксынмый булдыра алмадык.
-Энергия саклагыч яктырткычлар ТР Премьер-министры күрсәтмәсе кысаларында урнаштырылды. Бүгенге көндә район башлыгы Камил Гилманов белән килешенеп, район үзәгендәге Березовская, Төзүчеләр, Толстой, Золин, Ленин, Невская, Киров, Горький, Сөлчә урамнарында - икенче төрле әйткәндә, беренче чиратта бистәнең кеше күп йөри торган урамнарына 163 яктырткыч урнаштырылган, - дип аңлатма бирде М.Сруртдинов. - Иске Ибрайда 98 энергия саклагыч яктырткыч куелган.
Газета укучыларның, ә ни өчен нәкъ менә Иске Ибрайда, дигән сорауны бирәчәкләрен күздә тотып, без әлеге хәлгә дә аңлатма бирүне үтендек.
-Әлеге торак пунктта моңа кадәр электр линияләренә реконструкция үткәрелгән иде, - дип аңлатты Марат Рәхимҗанович. Шуңа бәйле электр яктырткычларын алмаштыруга кискен мохтаҗлык күзәтелде. Әлеге программаның алга таба да дәвам итәчәгенә һәм уңышлы финансланган очракта бөтен районның яктырачагына ышанасы килә.
Киләсе елдан башка авыл җирлекләре һәм район үзәге урамнарына да яктырткычлар куелыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев