Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Күңелне дә дәвалыйлар

Аксубай район үзәк хастаханәсенең физиотерапия кабинеты бусагасын атлап керү белән болытлы көн дә яктырып киткәндәй була. Монда уңайлы, чиста һәм сине һәрвакыт елмаеп каршы алалар. Әлеге кабинетта физиопроцедуралар алырга туры килгән һәр кешенең дә минем фикерем белән килешүенә иманым камил. Ә аның нигезендә биредә эшләүче шәфкать туташлары Вера Семенова, Татьяна...

Аксубай район үзәк хастаханәсенең физиотерапия кабинеты бусагасын атлап керү белән болытлы көн дә яктырып киткәндәй була.


Монда уңайлы, чиста һәм сине һәрвакыт елмаеп каршы алалар. Әлеге кабинетта физиопроцедуралар алырга туры килгән һәр кешенең дә минем фикерем белән килешүенә иманым камил.
Ә аның нигезендә биредә эшләүче шәфкать туташлары Вера Семенова, Татьяна Горбунова һәм Рәзилә Шаязданованың (рәсемдә) лаеклы хезмәте ята. Егерме сигез еллык медицина хезмәте стажы булган Вера Матвеевна кешеләрне физиопроцедуралар белән - ике дистә ел, Татьяна Петровна егерме биш еллык хезмәтенең унике елын, ә Рәзилә Рәхимҗановна медицина өлкәсендәге унөч еллык хезмәтенең алты елын дәвалауның әлеге алымына багышлаган.
-Дәвалауның физиотерапия алымнары - ул үзәк һәм периферик нерв системасының төрле җитди авыруларын өстәмә комплекслы дәвалау чарасы. Безгә һәр көнне йөздән артык кеше дәваланырга килә. Без аларның һәркайсына теләп хезмәт күрсәтәбез, - дип сөйлиләр алар.
Һәр авыруның үз холкы, үз зары, әмма алар әлеге кабинетка сәламәтләнү өмете белән киләләр. Аларның һәрберсенә мәрхәмәт, хуплау сүзләре табарга кирәк, ә авыруларның исәбе-хисабы юк. Шундый авырулар агымында да, ару-талуга карамастан, шәфкать туташлары тарафыннан караңгы чырай күрсәтелгән бер генә очрак та юк. Аларның процедуралар алганнан соң һәр пациентка чын йөрәктән әйтелгән "сәламәтләнегез" дигән сүзләре күңелгә бәлзәм булып ята. Шуның өчен пациентлар тәкъдимнәр китабына әлеге гаҗәеп шәфкать туташларына рәхмәт әйтеп, аларны мактап язалар, газетада да алар турында язып чыгуыбызны үтенделәр.
-Без бирегә үзебезнең авырулардан тизрәк арыну өчен киләбез, ә әлеге кабинетка килеп керү белән шәфкать туташларының елмаеп, җылы каршы алуларын күрү белән бөтен хасталар онытыла, бирегә икенче тапкыр шатланып киләсең, - диләр пациентлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай район үзәк хастаханә