Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Кәефне күтәрү өчен – мунчага Кәефне күтәрү өчен – мунчага Кәефне күтәрү өчен – мунчага

Ял көннәрендә коммуналь мунчага бару аксубайлыларның кайбер категориясе тормышында аерылгысыз урын алып тора. Аларның күпчелеге өчен бу, кем әйтмешли, кирәкле гигиена процедурасы гына түгел, ә танышлар белән очрашу, аралашу, кәефне күтәрү мөмкинлеге дә... әмма, кайбер проблемалар белән беррәттән, монда хезмәт күрсәтү шартлары тиешле дәрәҗәдә булмау сәбәпле, Янгын сүндерү хезмәте һәм...

Ял көннәрендә коммуналь мунчага бару аксубайлыларның кайбер категориясе тормышында аерылгысыз урын алып тора.


Аларның күпчелеге өчен бу, кем әйтмешли, кирәкле гигиена процедурасы гына түгел, ә танышлар белән очрашу, аралашу, кәефне күтәрү мөмкинлеге дә... әмма, кайбер проблемалар белән беррәттән, монда хезмәт күрсәтү шартлары тиешле дәрәҗәдә булмау сәбәпле, Янгын сүндерү хезмәте һәм роспотребнадзор күрсәтмәсенә нигезләнеп аның эше туктатылган иде.
Район җитәкчелеге карары белән коммуналь мунча беренче февральдән "Благоустройство" ООО карамагына тапшырылды. Ә менә ике атна элек аның ишекләре кабат ачылды.
Мунча кабат үз эшен башлаганчы, янгынчылар һәм санэпидхезмәт тарафыннан ачыкланган барлык җитешсезлекләр дә бетерелде һәм ремонт эшләре үткәрелде.
Мастер Рифкат Гафиятуллин җитәкчелегендәге бригада составында эретеп ябыштыручы Илнур Камалов, Фаит Ибраһимов тырышып хезмәт куйдылар, чабыну бүлмәсен тәртипкә китерделәр, чишенү бүлмәсендә евроремонт ясадылар.
Берничә көн эчендә алар зур күләмле эш башкардылар. Мунча хезмәткәре Любовь Безрукова бөтен бинаны тәртипкә китерде. Бирегә даими йөрүчеләр әйтүенчә - бүген монда шартлар бөтенләй башка, барысы да күңелгә ятышлы. Әмма үзгәрешләр моның белән генә тәмамланмый әле.
-Беренче марттан мунча керүчеләрнең яшь планкасын арттырырга планлаштырабыз - 12 яшькә кадәр-ле генә түгел, ә 14 яшькәчә балалар мунчада ташламалы шартларда юына алачак, - дип сөйли "Благоустройство" ООО директоры Рәмис Сафиуллин. - Киләчәктә җылыту-су җылыту системасын алмаштыру һәм бирегә килүчеләрнең ял итү шартларын яхшырту планлаштырыла. Шуның белән бергә, ир-атлар да, хатын-кызлар да мунчага бер үк көнне, әмма төрле сәгатьләрдә килә алсыннар өчен, клиентларга мунчаның үзгәртелгән эш графигын тәкъдим итәргә телибез.
Моны без барысына да уңайлы булсын өчен эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммуналь мунчага