Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Хәрби хезмәткә фатиха

Бу көннәрдә район Мәдәният йортында традициягә кергән Призывник көне булды. Әлеге истәлекле чарага 2012 нче елның көзендә Россия Кораллы Көчләре сафына алынучы егетләр һәм аларның әти-әниләре, якыннары җыелган иде. Очрашуның рәсми өлешен муниципаль район башкарма комитеты урынбасары Сергей Александров ачты. Район җитәкчелеге исеменнән ул бәйрәм хуҗаларын әлеге көн белән тәбрик...

Бу көннәрдә район Мәдәният йортында традициягә кергән Призывник көне булды.


Әлеге истәлекле чарага 2012 нче елның көзендә Россия Кораллы Көчләре сафына алынучы егетләр һәм аларның әти-әниләре, якыннары җыелган иде.
Очрашуның рәсми өлешен муниципаль район башкарма комитеты урынбасары Сергей Александров ачты. Район җитәкчелеге исеменнән ул бәйрәм хуҗаларын әлеге көн белән тәбрик итте һәм изге теләкләрен җиткерде. Армиягә чакырылучы егетләрне һәм аларның әти-әниләрен Татвоенкоматның Аксубай районы буенча бүлеге начальнигы Анатолий Киселев сәламләде. Ул хәзерге армия югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән, шуңа ата-аналарга хезмәт шартлары турында уйлап борчылмаска кирәклеген билгеләп үтте. Булачак солдатларга яхшы хезмәт итәргә һәм өй белән бәйләнешне өзмәскә кушты.
Запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов та булачак солдатларга җылы сүзләрен җиткерде. Запастагы полковник Рәшит Гәрәев егетләргә сугышчан дусларының Әфганстанда күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.
Сәхнәгә тантана гаеплеләрен чакырып, аларның һәркайсына район җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәни программа белән чыгыш ясадылар. Армия тормышына кагылган мәзәк хәлләрне сәхнәләштереп күрсәтү, җыр, бию аудиториянең кәефен күтәрде. Бу көнне солдатларга бик күп теләкләр әйтелде. Иң мөһиме - алар яхшы хезмәт итеп, исән- имин әйләнеп кайтсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев