Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Халатны формага алмаштырып

Аксубай медиклары узган атнада Нурлат шәһәрендә үткән «Сәламәтлек-2012» ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең зона Спартакиадасыннан җиңү белән кайттылар. Гомумкоманда зачетында күчмә кубокны яулап, Татарстанның җиде районы арасында беренче булдылар. Район үзәк хастаханәсе табиблары һәм медицина хезмәткәрләре баш табиб Марат Йосыпов җитәкчелегендә ак халатларын спорт формасына алмаштырып, ярышларда азарт белән катнаштылар. Аксубай...

Аксубай медиклары узган атнада Нурлат шәһәрендә үткән «Сәламәтлек-2012» ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең зона Спартакиадасыннан җиңү белән кайттылар. Гомумкоманда зачетында күчмә кубокны яулап, Татарстанның җиде районы арасында беренче булдылар.


Район үзәк хастаханәсе табиблары һәм медицина хезмәткәрләре баш табиб Марат Йосыпов җитәкчелегендә ак халатларын спорт формасына алмаштырып, ярышларда азарт белән катнаштылар.
Аксубай район үзәк хастаханәсе командасы менә 12 ел дәвамында (Спартакиада 2000 елдан бирле үткәрелә) Татарстан Республикасының иң көчле командаларының берсе булып, призерлар исемлегендә ышанычлы урын алып тора. 2006 елда Татарстанда ул иң көчлесе булды һәм үзе белән җиңү кубогын гына түгел, ә бүләккә «Соболь» автомашинасы да алып кайтты.
Мондый уңышлар- очраклылык түгел, быелгысы да искәрмә булмады-моңа «Юность» Спорт комплексында атналык күнегүләр дәлил булды. Ә хәзер инде, финалга юллама алынгач, күнегүләр көндәлеккә әверелде. Медикларның төп бурычы-кешеләрне дәвалау, ә алар шуның өстенә үзләре дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар. Менә шуның өчен, кичке сәгать җидегә алар спортзалда җыелалар. Чөнки 30-31 майда Аксубай медикларына иң көчлеләр исеменә лаек булу өчен көч сынашырга туры киләчәк. Аксубай район үзәк хастаханәсе командасында 30 медицина хезмәткәре бар, шуларның өчтән бер өлеше «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре, шуның өчен медиклар яулап алган барлык бүләкләр дә биредә- «03» диспетчеры диварында саклана, монда дипломнар, грамоталар, медикларның төрле төр ярышларда яуланган кубоклары урын алган. Шул исәптән быел да 2012 ел Спартакиадасында өч призлы урын яуланган: ир-атлар арасында - өстәл теннисы, хатын-кызлар арасында - канат тартуда һәм ир-атлар арасында волейбол буенча ике өченче урыннар. Әйтергә кирәк, команда уңышында ЦРБ җитәкчеләренең дә лаеклы өлеше бар, Спартакиадада катнашучылар әйтеп үткәнчә, баш табиб Марат Йосыпов волейбол командасы составына керде, ә аның урынбасары Марсель Ислямов канат тартуда аерылып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Сәламәтлек–2012» ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең зона Спартакиадасы