Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Хаҗилар киемендә – Татарстан йөзе

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Әлфия Нурхамәтова Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәтенең мөселман эшмәкәрләр Ассоциациясе белән берлектә оештырылган Хаҗилар өчен киемнәр эскизы конкурсында катнашып, призер булды. Конкурсны оештыручылар бер генә максатны күз алдында тоттылар, ул да булса Мәккәгә Хаҗга барган вакытта безнең делегация бер төрле киемнән...

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Әлфия Нурхамәтова Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәтенең мөселман эшмәкәрләр Ассоциациясе белән берлектә оештырылган Хаҗилар өчен киемнәр эскизы конкурсында катнашып, призер булды.


Конкурсны оештыручылар бер генә максатны күз алдында тоттылар, ул да булса Мәккәгә Хаҗга барган вакытта безнең делегация бер төрле киемнән Татарстан йөзен күрсәтергә тиеш.
Хаҗга баручыларның бердәм костюмы яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге логотипны үз эченә алырга тиеш. Бу татарстанлыларны меңләгән халык арасыннан танып алу өчен кирәк.
-Конкурс турында мин очраклы гына, район газетасының республика өстәмә бите белән бергә килгән җомга санын кулыма алгач белдем, күрсәтелгән телефон буенча чылтыраттым һәм шунда ук эшкә керештем, - дип сөйли Әлфия. -Эскизларны, уңышка әллә ни өмет итмичә, интернет аша җибәрдем. Дөресен генә әйткәндә, Мөселманнар Диния Нәзарәтенә чакыру алгач, гаҗәпкә калдым, хәтта.
Әлфия бәйгегә, милли төсләрне һәм шәригать кануннарын исәпкә алып, ир-атлар һәм хатын-кызлар киемнәренең 26 эскизын җибәрә. Шуның өстенә киемнәр Согуд Гарәбстанындагы эссе климатны истә тотып, максималь уңайлы да булырга тиеш.
Әлфия үзенең эскизларында боларның барысын да исәпкә ала һәм хатын-кыз киемнәре дизайнерлары арасында җиңүгә ирешә, әлеге эше өчен ул бүләккә Изге Коръән китабы алды һәм Татарстан мөфтие Илдус Фәизовның Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге бәйге үзенчәлекле, менә шуның өчен анда бары тик биш дизайнер гына катнашты һәм аларның барысы да бүген Татарстаннан хаҗ кылырга баручыларның бердәм костюмын иҗат итеп, бер команда булып эшлиләр. Әлфия исә костюмга бизәк төшерү өстендә эшли (рәсемдә). Сентябрьгә кадәр Татарстаннан хаҗ кылырга баручы мөселманнар өчен ике мең костюм тегелеп бетәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Авыл таћнары