Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Гүзәллек тудырдылар

Районда санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча игълан ителгән икеайлыкка йомгак ясалды. Кар эреп бетү белән район халкы шимбә өмәләрендә актив катнаштылар, предприятие һәм оешмаларга якын территорияләр чистартылды, төзекләндерелде. Әлеге чорда, чынлап та, район һәм бистә матурланды, чистарды. Моны тиешле комиссия һәм район җитәкчелеге дә билгеләп үтте. Өч- Сөнчәле, Иске Тимошкино...

Районда санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча игълан ителгән икеайлыкка йомгак ясалды.


Кар эреп бетү белән район халкы шимбә өмәләрендә актив катнаштылар, предприятие һәм оешмаларга якын территорияләр чистартылды, төзекләндерелде. Әлеге чорда, чынлап та, район һәм бистә матурланды, чистарды. Моны тиешле комиссия һәм район җитәкчелеге дә билгеләп үтте. Өч- Сөнчәле, Иске Тимошкино һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләре икеайлык үткәрүгә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгы тарафыннан рәхмәт сүзләренә һәм акчалата премияләргә лаек булдылар. Сөнчәле авыл җирлеге торак пунктлар урамнарын санитар чистарту, агач утырту, санкцияле чүплекләрне санитар нормаларга туры китерүне оештыру, агачлар утыртуда аерылып торды. Искетимошкинолылар утыртылган агач-куакларның һәркайсын тотып алдылар. Яңаибрайлылар авыл үзәгендә чыршы үсентеләреннән парк булдырдылар.
Тагын өч-Иске Ильдеряк, Иске Ибрай, Иске Үзи авыл җирлекләре эше дә икеайлык нәтиҗәләре буенча уңай яктан билгеләп үтелде.
Район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары да аерым билгеләп үтелде. Төзекләндерелгән һәм чәчәккә күмелгән ПЛ-88, "Юность" спорткомплексы территорияләре аксубайлылар күңелен күтәреп, күзләрне иркәләп тора. Моның өчен әлеге коллективлар район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелделәр. Икеайлык вакытында һәрвакыттагыча, Горгаз, юл участогы, май заводы аерылып тордылар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, югарыда телгә алынган предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары районда шимбә өмәләре игълан ителүне көтеп тормыйлар, моны үзләренең көндәлек эшләре итеп саныйлар-аларның территорияләре елның нинди фасылына бәйсез рәвештә һәрвакыт тәртиптә. Ә менә бары тик икеайлык вакытында комиссия инициативасы белән генә эшләргә мәжбүр булган оешмаларны билгеләү авыр түгел, алар бары тик шимбә өмәләре белән генә чикләнделәр, хәтта авыл үзәгендә дә андыйлар бер төп агач утыртмадылар, ә чәчәк түтәлләре турында әйтеп торасы да юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев