Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Графикны расладылар

21 мартта эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый советның чираттагы утырышында полиция эше турында район җәмәгатьчелеге фикерен сораштыру анкеталары үрнәге һәм совет әгъзаларының район җәмәгатьчелеге вәкилләрен кабул итү графигы расланды. Бүгеннән алып гражданнар полиция бүлекләре, шул исәптән ЮХИДИ эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча советка айның соңгы һәр җомгасында сәгать 10.00нан 12.00гә кадәр...

21 мартта эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый советның чираттагы утырышында полиция эше турында район җәмәгатьчелеге фикерен сораштыру анкеталары үрнәге һәм совет әгъзаларының район җәмәгатьчелеге вәкилләрен кабул итү графигы расланды.


Бүгеннән алып гражданнар полиция бүлекләре, шул исәптән ЮХИДИ эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча советка айның соңгы һәр җомгасында сәгать 10.00нан 12.00гә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.
Утырышта шулай ук МВДның территориаль органы эшчәнлеген яхшыртуга бәйле гражданнардан кергән шикаятьләр һәм тәкъдимнәр тартмасын күчерү турындагы мәсьәлә дә хәл ителде. Тартма совет әгъзалары тарафыннан печатьләп куела һәм гражданнардан кергән тәкъдимнәрне ачып алу да советның тулы составы катнашында гамәлгә ашырылачак. Совет составына ун кеше керә: район газетасы хезмәткәре, совет рәисе Ирина Крюкова, рәис урынбасары, район пенсионерлар союзы рәисе Әлфия Рәхмәтуллина, җаваплы сәркатиб, район мәгариф системасы ветераны Ольга Ишмаева, имам-мөхтәсиб Равил Зөфәров, изге атакай, НПРО башлыгы Александр Качаев, милиция ветераны Ирек Сәлахов, Аксубай һөнәри лицееның физик культура укытучысы Василий Крмаков, мәгариф бүлеге хезмәткәре Фәрит Хуҗиәхмәтов, педагогик хезмәт ветераны Михаил Пикмуллин һәм пенсионер Георгий Мадюков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МВД ЮХИДИ