Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Гөлбакчалы җәй

Аксубайның җәй башыннан бирле үзгәрүе күзәтелә. Ул тагын да чистарак, яшелрәк була бара. Мисалга район үзәгенә янәшә булган Романов урамын гына алыйк. Биредә «Радуга» балалар бакчасының бакча яны участогы шау чәчәккә күмелгән. Бакча әкият дөньясын хәтерләтә. 3 нче Аксубай урта мәктәбенең мәктәп яны участогын да оҗмах почмагы дип атарга була....

Аксубайның җәй башыннан бирле үзгәрүе күзәтелә.


Ул тагын да чистарак, яшелрәк була бара. Мисалга район үзәгенә янәшә булган Романов урамын гына алыйк. Биредә «Радуга» балалар бакчасының бакча яны участогы шау чәчәккә күмелгән. Бакча әкият дөньясын хәтерләтә. 3 нче Аксубай урта мәктәбенең мәктәп яны участогын да оҗмах почмагы дип атарга була. Чәчәк түтәлләре аларның сортларына карап һәм чәчәк ату вакытын исәпкә алып, аерым иҗади якын килеп ясалган. Менә шуның өчен көзге салкыннар җиткәнчегә кадәр бакча үзенә җәлеп итеп, сокландырып тора. Мәдәният хезмәткәрләре дә матурлык тудыруда бик тырышканнар. Алар кулы белән ясалган купшы чәчәк түтәлләре мәйданга гүзәллек биреп тора. Ә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре музейга керә торган ишек төбен үзенчәлекле итеп бизәгәннәр. Чәчәк клумбасын тартып баручы ат балаларны үзенә җәлеп итеп тора, музей ишекләре җәй башыннан мәктәп яны лагерьларында ял итүче йөзләгән бала һәм Аксубайга килгән кунаклар өчен һәрвакыт ачык булды.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә урам бизәлешенә үз өлешләрен кертәләр. Китапханә белән янәшә урнашкан матурлык салоны алдындагы чәчәк түтәлләре дә игътибарны үзенә җәлеп итеп тора.
Мәшгульлек үзәге дә аерым мактау сүзләренә лаек. Аның хезмәткәрләре менә берничә ел инде урамда утлап йөрүче терлекләрнең зыян салуына карамастан, бина алдындагы ачык урында чәчәкләр үстерәләр.
Романов урамында яшәүче шәхси һәм күпфатирлы йорт хуҗалары да үз территорияләрен чиста тотарга, бакчада төрле төр чәчәкләр үстерергә тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев