Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Гармун – халыкның җаны

Үткән шимбәдә беренче каналдан Лаеш районында үткәрелгән Каравон бәйрәмендә төшерелгән "Уйна, гармун" тапшыруын күрсәттеләр. Программаны алып баручылар Анастасия һәм Захар Заволокиннар анда район ветераннар советы рәисе Евгений Копаневны тәкъдим иттеләр. Оста гармунчының дәртле көйләренә кушылып, халык биеп китте. Евгений Петрович "Уйна, гармун" фестивалендә алты тапкыр катнашкан. Быел җәй исә ул...

Үткән шимбәдә беренче каналдан Лаеш районында үткәрелгән Каравон бәйрәмендә төшерелгән "Уйна, гармун" тапшыруын күрсәттеләр.

Программаны алып баручылар Анастасия һәм Захар Заволокиннар анда район ветераннар советы рәисе Евгений Копаневны тәкъдим иттеләр. Оста гармунчының дәртле көйләренә кушылып, халык биеп китте.
Евгений Петрович "Уйна, гармун" фестивалендә алты тапкыр катнашкан. Быел җәй исә ул Иваново шәһәрендә үткәрелгән XIII Бөтенроссия "Уйна, гармун" фестивалендә булып кайткан. Без аңардан әлеге чарада алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

-Ивановода Россиянең барлык төбәкләреннән килгән гармунчылар җыелган иде, шулай ук Украина, Молдавия һәм, хәтта, Германиядән дә килүчеләр бар иде. Катнашучылар төрле төбәкләрдән килгәннәр, алар төрле телләрдә сөйләшәләр. Төрле яшьтәге һәм социаль статустагы төрле һөнәр ияләрен гармун моңнарына мәхәббәт берләштергән. Фестиваль көннәре бик җылы һәм эмоциональ үтте.

- Сез нинди җыр белән чыгыш ясадыгыз?
- Әлеге бәйгедә мин үзем язган 2 җыр белән катнаштым. Берсе "Сөеклем, бары тизрәк кайт" дип атала. Әлеге җырны мин ирләрен ерак җирләргә акча эшләргә озаткан хатын-кызларга багышладым. Анда кешеләр арасындагы саф хисләр чагылыш таба. Икенче җырым - "Чегәннәр юл буйлап баралар". Шулай ук күпләр ярата торган "Идел көйләре"н дә уйнадым. Ивановода яшәүчеләр күңеленә минем чыгышым хуш килде. Беренче җырымны гала-концерт программасына керттеләр. Әлеге фестивальдән мин беренче дәрәҗә Диплом белән кайттым. Күңелемдә бары тик уңай тәэсирләр генә калды.

- Евгений Петрович, сез зур стажга ия гармунчы, күпсанлы җырлар авторы. Җырлар иҗат иткәндә, сезне күбрәк нинди темалар җәлеп итә?
- Әйе, мин гармунда 63 ел буе уйныйм. Беренче кат әлеге инструментны кулыма 10 яшемдә алдым, абый армиядән алып кайтты. Гармун - халыкның җаны, дип белеп әйтәләр. Гармун көйләрен бернәрсә белән дә чагыштырып булмый, ә җырлар тормышның үзеннән туа. Күп кенә җырларым минем туган төбәккә багышланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев