Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Эзлиләр, табалар, онытмыйлар

Иске Ибрай авылындагы ветераннар оешмасы - районда иң зурлардан санала. Ул биш йөздән артык кешене берләштерә. Соңгы алты елда әлеге оешманы Рәхимҗан Ярмөхәммәтов җитәкли. -Искеибрайлылар оешмасы башка ветеран оешмалары өчен үрнәк булып тора ала, - дип сөйли район ветераннар оешмасы рәисе Евгений Копанев. Аның җитәкчесе Рәхимҗан Ярмөхәммәтов - җавапчыл һәм...

Иске Ибрай авылындагы ветераннар оешмасы - районда иң зурлардан санала.


Ул биш йөздән артык кешене берләштерә. Соңгы алты елда әлеге оешманы Рәхимҗан Ярмөхәммәтов җитәкли.


-Искеибрайлылар оешмасы башка ветеран оешмалары өчен үрнәк булып тора ала, - дип сөйли район ветераннар оешмасы рәисе Евгений Копанев. Аның җитәкчесе Рәхимҗан Ярмөхәммәтов - җавапчыл һәм инициативалы кеше. Ул һәр пенсионерга игътибарлы, аларның проблемалы мәсьәләләрен хәл итәргә тырыша, кирәк булганда, район советына мөрәҗәгать итә. Без үз чиратыбызда мохтаҗ булганнарга ярдәм итү өчен, төрле юллар эзлибез.


Авылның ветераннар активы бик күп мәсьәләләрне хәл итә. Төп юнәлешләрнең берсе - укучыларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү. Өлкән буын вәкилләре яшьләр белән очрашалар, аларга авыл тарихы, авыл кешеләре, сугыш вакытында якташларының күрсәткән батырлыклары турында сөйлиләр. Алар шулай ук милли гореф-гадәтләрне саклау буенча да зур эш алып баралар - авыл җирлегендә үткәрелгән чараларны ветераннар милли гадәтләргә нигезләнеп үткәрәләр. Өстенлекле мәсьәләр арасында - Бөек Ватан сугышында һәм җиңүдән соң һәлак булган якташларының исемнәрен мәңгеләштерү. Озак эзләнүләр нәтиҗәсендә сугышка кадәр репрессияләнгән кырык кешенең исеме билгеле булды.


-Без авыл уртасына, язмышларын Сталин сәясәте сындырган кешеләрнең исемнәре чокып язылган мемориаль плитә куярга ниятлибез Һәм мәчетләрдә алар рухына дога кылачакбыз - дип сөйли Рәхимҗан Вәлиәхмәтович.
Иске Ибрай авыл ветераннар советы ел саен зиярәтләрне тәртипкә китерүне оештыру инициаторы булып тора.
Бүген ветераннар советы, башка эшләр белән беррәттән, фидакарь хезмәтләре белән җиңүне якынайткан авылдашларын эзләү белән дә мәшгуль. Бу бер меңнән артык кеше. Бу исемлекне төзү бик катлаулы. Авылның өлкән яшьтәге кешеләренең, туганнары һәм күршеләренең истәлекләренә таянырга, иске документларны актарырга туры килә. Менә шулай, активист ветераннарның тырышлыгы белән, авыл тарихы берәмтекләп торгызыла. Бу иң яшь буын үз авылының тарихын белсен өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев