Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Эш урыны өчен–чыгымны каплау

Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оешмаларга (предприятиеләргә) хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча Төбәк программалары чараларында катнашырга чакыра. Әлеге программа даими махсус эш урыны булдыру һәм шул исәптән өйдә эшләү өчен эш тәкъдим итеп эш белән мәшгуль булмаган инвалидларны, инвалид балалар тәрбияләгән ата-аналарны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтүне үз...

Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оешмаларга (предприятиеләргә) хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча Төбәк программалары чараларында катнашырга чакыра.


Әлеге программа даими махсус эш урыны булдыру һәм шул исәптән өйдә эшләү өчен эш тәкъдим итеп эш белән мәшгуль булмаган инвалидларны, инвалид балалар тәрбияләгән ата-аналарны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтүне үз эченә ала. Уңай нәтиҗә булганда, эш белән мәшгуль булмаган инвалидны эшкә урнаштыру өчен махсус эш урыны булдырып, аны җиһазлау һәм монтажлауга киткән чыгымны эш бирүчегә кире кайтару күздә тотыла. Эш бирүченең эшкә урнаштыруга киткән чыгымнарын кайтару бер даими эш урыны өчен 50 мең сумнан күбрәк булмаган күләмдә һәм инвалид балалар тәрбияләгән ата-аналарга даими эш урыны өчен 30 мең сумнан күбрәк булмаган күләмдә федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидияләр хисабына тормышка ашырыла.
Үткән ел әлеге программа буенча "Производство предприятиесе" ООО 176 мең сумга видеокүзәтү системасы (җиһазлау, монтаж һәм урнаштыру) сатып алган һәм 3 каравылчыны даими эшкә алган (1 инвалидны һәм 2 күп балалы ата-ананы). Мәшгульлек үзәге эш бирүченең эшкә урнаштыруга киткән 150 мең сум күләмендәге чыгымын кире кайтарды.
Ә шәхси эшмәкәр К. инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарны эшкә урнаштыруда ярдәм йөзеннән бер инвалидка хисапчы вазифасын тәкъдим итеп, эш урыны булдырды.
Мәшгульлек үзәге компьютер техникасы һәм офис җиһазы сатып алуга 50 мең сум күләмендәге чыгымны каплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Производство предприятиесе” ООО