Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Чүплеккә әйләндергәннәр

Аксубай бистәсе ел саен матурая, төзекләнә бара. Яз башыннан көзгә кадәр учреждение һәм оешмалар янында аллы-гөлле чәчәк клумбалары күзләрне иркәләп тора. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә үз подъездлары тирәсен чәчәкләр белән бизиләр. Күптән түгел генә район үзәгенә брусчатка җәя башладылар. Боларны күреп, без, аксубайлылар үз бистәбезне яратабыз, дип әйтергә нигез дә...

Аксубай бистәсе ел саен матурая, төзекләнә бара.


Яз башыннан көзгә кадәр учреждение һәм оешмалар янында аллы-гөлле чәчәк клумбалары күзләрне иркәләп тора. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә үз подъездлары тирәсен чәчәкләр белән бизиләр. Күптән түгел генә район үзәгенә брусчатка җәя башладылар. Боларны күреп, без, аксубайлылар үз бистәбезне яратабыз, дип әйтергә нигез дә бар кебек. Һәрхәлдә район һәм бистә җитәкчеләре районыбыз чәчәк атсын өчен барын да эшлиләр. Әмма безнең бер җитешмәгән ягыбыз бар. Ул да булса, кайбер җирләрне чүп-чар белән тутыру.
Эчке культурага бай кеше бер кайчан да кемдер ташлап калдырган кәгазь яныннан тыныч кына үтеп китә алмый, ә үзе ул беркайчан да җиргә чүп ташламаячак. Ләкин арабызда төрле кешеләр бар шул, хәтта әллә никадәрле белемле булсак та. Шулай булмаса, христианнар зираты тирәсен чүп оясына әйләндергән кешеләрне ничек атарга соң? Биредә бит күбесенең ата-анасы, әби-бабалары, туганнарының мәңгелек йорты.
Телевизор экраннарында зиратларны тар-мар китергән вандализм эпизодларын күргәч, без нәфрәтебезне тыеп тора алмыйбыз, шуңа да карамастан, үзебез дә яхшы гамәлләр генә кылмыйбыз икән. Үзеңнән соң зират коймасы янында чүп-чар калдыру да шул ук вандализм, мәетләрне мәсхәрә итүгә керә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев