Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Буыннар бәйләнеше ныгый

Район Мәдәният йортында үткән чара берьюлы берничә вакыйганы берләштерде. Моңа МВД ветераннар оешмасы оешуга 21 ел тулу (17 апрельдә), шәхси составның өлкән буынының бүлекнең яшь хезмәткәрләре белән очрашуы (30 елга якын), якты дөньядан киткән милиция хезмәткәрләрен искә алу сәбәп булды. Ветераннар һәм анда катнашучылар очрашуы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән...

Район Мәдәният йортында үткән чара берьюлы берничә вакыйганы берләштерде.


Моңа МВД ветераннар оешмасы оешуга 21 ел тулу (17 апрельдә), шәхси составның өлкән буынының бүлекнең яшь хезмәткәрләре белән очрашуы (30 елга якын), якты дөньядан киткән милиция хезмәткәрләрен искә алу сәбәп булды. Ветераннар һәм анда катнашучылар очрашуы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән мәдәни программа белән үрелеп барды. Күңелләргә үтеп керерлек җырлар, халык уен кораллары - гармун һәм курай моңнары очрашуга килүчеләрне битараф калдырмады.
ОВД начальнигы Сәлихҗан Сафин ветераннарны аларның иҗтимагый оешмасы оешу Көне белән котлап, тантаналы рәвештә Николай Прончатовка ТР МВД исеменнән Мактау грамотасы, Госман Билалов, Рәмзия Бакирова, Иван Мясниковка ОВДның Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Рәсми чыгышлар эшлекле мохитта үтте. Шамил Сәхабетдинов, Ирек Салахов чыгышлары яшь буынга Бөек Ватан сугышы батырлары үрнәгендә патриотик тәрбия бирүне үз эченә алды.
Рәсми өлешне ОВД начальнигы урынбасары Любовь Турлукова дәвам итте. Участок инспекторы Александр Альдиванов җыелучылар алдында чыгыш ясап, яшь буын өлкән иптәшләренең күркәм традицияләрен дәвам итәчәк һәм аларга тигезләшәчәк дип белдерде.
Район газетасында ОВД ветераннар оешмасының хәзерге шәхси состав белән тыгыз элемтәдә торуы, аларга куелган бурычларны үтәүдә, яшь буынга тәрбия бирүдә ярдәм итүе турында күптапкыр язылды инде. Полициянең шәхси составы да үз чиратында өлкән коллегаларына ихтирам белән якын килеп, якты дөньядан киткәннәрне дә хөрмәтләп искә ала.
ОВД начальнигы Сәлихҗан Сафин чарага йомгак ясап, аларның исемнәрен укып үтте. Катнашучылар аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бүгенге буын якты дөньядан киткәннәрнең каберләрен тәртиптә тотуны үзенең бурычы итеп саный. Чара тәмамланганнан соң, ветераннар һәм хезмәткәрләр делегациясе әлеге максат белән Аксубайның православие һәм мөселман зиратларына юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Моңа МВД ветераннар оешмасы оешуга 21 ел тулу