Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Боздан саклан!

Һава температурасының салкынаюы сулыкларны акрынлап боз белән каплый бара. Әмма боз нечкә һәм куркыныч. -Сулыкларның ныклап торып калын боз белән каплануына кадәр вакыт бар әле, - дип искәртә Россия МЧСның Аксубай янгын часте гарнизоны җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов. - Әлбәттә инде, кышның сазсыз, пычраксыз тиз генә килүен һркем тели....

Һава температурасының салкынаюы сулыкларны акрынлап боз белән каплый бара.
Әмма боз нечкә һәм куркыныч.


-Сулыкларның ныклап торып калын боз белән каплануына кадәр вакыт бар әле, - дип искәртә Россия МЧСның Аксубай янгын часте гарнизоны җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов. - Әлбәттә инде, кышның сазсыз, пычраксыз тиз генә килүен һркем тели. Әмма кагыйдә буларак, ноябрь аендагы салкын һава торышын җылы көннәр алыштырып тора. Нинди генә хәлдә дә әлегә бозга керүдән сакланырга кирәк.

Коткаручылар мәктәпләрдә балалар белән аңлатулар алып баралар. Шулай ук кыш көне балык тотарга яратучыларга да мөрәҗәгать итәләр, чөнки соңгы елларда аксубайлылар җәйге балык каптыру белән генә чикләнмиләр, кыш көне дә район буаларына гына түгел, Татарстанның зур елгаларына да чыгалар.
Бозга кергән кешегә күптөрле куркыныч яный, мисалга, боз ярылып китеп, салкын суга чуму, туңып бетмәгән урыннар, күз күременең начар булуы - көннең караңгы өлеше, томан, карның күпләп явуы һ.б. Кар белән капланган боз да шулай ук гадәттән тыш куркыныч һәм ышанычсыз.

Кешенең авырлыгын чыдатканда гына боз имин булырга мөмкин. Бер кеше өчен боз калынлыгы җиде сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Шугалакны боз 12 сантиметр һәм калынрак булганда корырга була. Җәяүлеләр өчен боз кичүе ул 15 сантиметр һәм калынрак булганда куркынычсыз була ала. Җиңел машиналар боз 30 сантиметр калынлыкта булганда гына керә алалар. Боз өслегенең тигез, шома, зәңгәрсу төстә булуы аның ныклыгын искәртә. Таяк белән сугып карап та бозның ныклыгын тикшереп карарга мөмкин: боз өстенә су чыкса, ярылган тавыш ишетелсә, аяк астында боз сыгыла башласа - ашыгыч рәвештә ярга чыгарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев