Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Бер еллык җинаятьләр статистикасы

Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафинның 2011 елда башкарылган эшләр турындагы докладыннан. 2011 елның 12 ай нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль районы территориясендә криминоген хәл узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда теркәлгән җинаятьләрнең гомуми күләменнән чыгып караганда катлаулы буларак характерлана. Узган елның 12 аенда 335 җинаять...

Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафинның 2011 елда башкарылган эшләр турындагы докладыннан.


2011 елның 12 ай нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль районы территориясендә криминоген хәл узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда теркәлгән җинаятьләрнең гомуми күләменнән чыгып караганда катлаулы буларак характерлана. Узган елның 12 аенда 335 җинаять теркәлгән, бу 2010 елның шул ук чорына караганда 13,6 процентка күбрәк (АППГ-295). Аерым авыр һәм авыр җинаятьләр саны 34,4 процентка арткан. Отчет чорында барлыгы 43 авыр җинаять кылынган (АППГ-32). 2010 ел белән чагыштырганда авыр һәм аерым авыр җинаятьләрне ачу буенча яхшы тенденция күзәтелә, ул 80,4 процент тәшкил итә, 2010 елда-65,6 процент булган.
Профилактик эшләр үткәрү бәрабәренә төрле җинаять кылулар динамикасының 2010 ел белән чагыштырганда яхшы якка үзгәрүен позитив момент буларак билгеләп үтәсе килә, талау очраклары-100 процентка, 3 тән 0 га; урлаулар-55 процентка, 9 дан 4 кә; куркытып акча алу-100,0 процентка, 1 дән 0 гә; көчләүләр- 66,7 процентка, 3 тән 1 гә кимрәк теркәлгән.
2011 елда, 2010 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, фатирлардан әйбер урлау кебек авыр һәм аерым авыр категориягә кергән җинаятьләр саны 12 дән 21 очракка арткан, шул ук вакытта әлеге төр җинаятьләрне ачу 27,3 проценттан 69,6 процентка арткан. 2011 елда Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлегендә теркәлгән 335 җинаятьнең 158 се-шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә, 177 җинаять районда кылынган.
Җинаятьләрне «кайнар эздән» ачу максатларында һәр көнне билгеләнгән җинаять өчен хөкем ителгән һәм шундый җинаятьләр кылуга сәләтле затларны исәпкә кую һәм аларның мәгълүматлар базасын формалаштыру эше үткәрелә. Әлеге категория затларның видео-фототекасы һәм шулай ук күрсәтелгән затларның дактокартларын «ПАПИЛЛОН» АДИС БД га кертү белән дактотека даими тулылана. Билгеләнгән затларның ачылмаган җинаятьләргә катнашы булу-булмавын тикшерү буенча чаралар үткәрелә. 2011 елда «ПАПИЛЛОН» АДИС БД га 360 дактокарт кертелгән, алар буенча 8 кул эзе туры килгән, бу 8 җинаятьне ачуга булышлык иткән һәм аларның нәтиҗәсе буенча җинаять кылуда катнашкан 8 зат ачыкланган.
Халыктан түләү хисабына законсыз сакланган корал, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр кабул итү буенча максатчан юнәлешле эш дәвам итә. Шул рәвешле агымдагы чорда халык тарафыннан ирекле рәвештә 14 берәмлек утлы корал тапшырылган.
2011 елның 12 аенда Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлек хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 3 җинаять ачыкланган, бу 2010 елда АП дәрәҗәсендә 661 грамм наркотик әйләнештән алынган.
Безнең тарафтан үткәрелгән анализлардан билгеле булганча, 2011 елның 12 аенда иң күп җинаятьләр 19 яшьтән 29 яшькәчә булган затлар тарафыннан кылынган, тикшерелгән 194 җинаятьнең 112 се алар исәбенә туры килә. 30 яшьтән 59 яшькәчә затлар тарафыннан -43, 14 яшьтән 18 яшькәчә затлар тарафыннан 37 һәм 60 яшьтән өлкән затлар тарафыннан ике җинаять кылынган.
Район территориясендә яшүсмерләр арасындагы җинаятьләр балигъ булмаганнар белән эшләүнең яңа алымнарын һәм онытылган юлларны кабат яңарту турында җитди уйланырга мәҗбүр итә.
2011 елның 12 аенда район территориясендә балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган 37 җинаять теркәлгән, бу АППГ дан (17) 117,6 процентка күбрәк, аларның чагыштырмача авырлыгы 19,1 процент тәшкил итә.
Бүгенге көндә яшьләр арасында алкоголизм җитди проблема булып тора. Һәр дүртенче җинаять исерек килеш кылына. 2011 елның 12 аенда спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 20 яшүсмер административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай ОВД начальнигы