Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Барысы да клиентлар өчен

Сатып алучыларны шатландырып Горький урамында мәчет бинасыннан ерак түгел генә шәхси эшмәкәр Илдус Шакировның «Ильфа» кибете яңартылды. Илдус Закир улы районның беренче эшмәкәре, ул район үзәгендә «Ильфа» кибетләре челтәрен булдырды. Әмма ул болар белән генә чикләнмәде, чөнки вакыт та алга барырга өнди. Мәчет янындагы «Ильфа» кибете базасында ул автоматлаштырылган үз-үзеңә...

Сатып алучыларны шатландырып Горький урамында мәчет бинасыннан ерак түгел генә шәхси эшмәкәр Илдус Шакировның «Ильфа» кибете яңартылды. Илдус Закир улы районның беренче эшмәкәре, ул район үзәгендә «Ильфа» кибетләре челтәрен булдырды.


Әмма ул болар белән генә чикләнмәде, чөнки вакыт та алга барырга өнди. Мәчет янындагы «Ильфа» кибете базасында ул автоматлаштырылган үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетен ачты.
«Ильфа» кибетләре челтәре директоры сүзләренә караганда, монда сатып алучылар өчен өстенлекләр бик күп. Иң мөһиме һәр товарда аның бәясен, авырлыгын, исәбен үз эченә алган штрих код бар. Бу товарны алдаусыз сатып алу мөмкинлеге бирә. Сатып алучы кулына чек ала һәм аның буенча ул сатып алынган товар суммасының дөреслеген тикшерә ала. Әйтергә кирәк, Илдус Шакиров товар тәкъдим итүче барлык партнерлар, җитештерүчеләр белән килешүләр төзегән һәм аның кибете өчен штрих кодлаштыру товар җитештерүчеләр, товар тәкъдим итүчеләрнең үзләреннән килә. Кибеткә кергән клиентка зур зал буйлап барып, товар сайлау мөмкинлеге тудырылган. Монда көндәлек товарлар белән бергә, аракы-шәраб, ипи-булка әйберләренең бай ассортименты тәкъдим ителгән. Төрле җиләк-җимеш, яшелчә, тәм-томнар күзгә ташлана, кондитер, казылык, туңдырылган тавык, балык, ярымфабрикатлар да урын алган. Бүләкләр, уенчыклар, савыт-саба, көнкүреш химиясе дә бар хәтта. Гомумән, биредә барысы да сатып алучыларга уңайлы булсын өчен эшләнгән. Шәхси эшмәкәр Илдус Шакиров ирешелгәннәр белән генә чикләнми, якын араларда мондый «Ильфа» кибете базарда да ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ильфа» кибете