Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Бала гомере бәясез

Татарстанда ел башыннан махсус утыртып йөртү җайланмасыннан файдаланмаган юл транспорт һәлакәтендә өченче бала һәлак булган. Халыкны балаларны махсус утыртып йөртү җайланмасыннан файдалану һәм нәни пассажирларны ташу кагыйдәләрен үтәүне контрольләүне көчәйтү кирәклеге турында күптапкыр кисәтүләргә карамастан, кайбер ата-аналар балаларны махсус креслосыз ташуны дәвам итәләр! Атна башында, иртән «Казан-Оренбург» автоюлының 284 нче...

Татарстанда ел башыннан махсус утыртып йөртү җайланмасыннан файдаланмаган юл транспорт һәлакәтендә өченче бала һәлак булган.


Халыкны балаларны махсус утыртып йөртү җайланмасыннан файдалану һәм нәни пассажирларны ташу кагыйдәләрен үтәүне контрольләүне көчәйтү кирәклеге турында күптапкыр кисәтүләргә карамастан, кайбер ата-аналар балаларны махсус креслосыз ташуны дәвам итәләр!
Атна башында, иртән «Казан-Оренбург» автоюлының 284 нче километрында «КамАЗ» автомашинасы шоферы «Опель Астра» автомобилен бәрдерә. Каты бәрелүдән авыр имгәнү алган җиңел автомобильдә булган ике яшьлек баланың хастаханәгә бару юлында гомере өзелә.
Кызчык махсус җайланмадан файдаланмаган килеш, бары тик махсус «ФЭСП» адаптер ярдәмендә гади иминлек каешы белән генә эләктерелгән була.
Аның әнисе дә төрле имгәнүләр ала. Һәлак булган кызчыкның әтисе-автомобиль шоферы зыян күрми. Өлкәннәр иминлек каешын эләктергән булалар.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге шоферга карата өч көн элек кенә Дәүләт-автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан махсус җайланмадан файдаланмыйча бала утыртып йөрткән өчен административ материал төзелгән була, әмма бала атасы моннан чыгып бернинди нәтиҗә дә ясамаган!
Хөрмәтле шоферлар! Авария очрагында, машинаны кискен туктаткан вакытта яки башка көтелмәгән хәлләрдә баланың иминлеген бары тик махсус тоткарлау җайланмасы гына тәэмин итүен исегездән чыгармасагыз иде.
БДД ның пропаганда бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларны махсус утыртып йөртү