Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Җаваплылык бер

Бүген районда җиде мең гектарга якын җирне фермер хуҗалыклары эшкәртә. Аларның җиргә нәрсә чәчүләрен составына баш эксперт М.Кадыйрова һәм дәүләт инспекторы И.Тайкина кергән комиссия тикшерде. Аларны безнең фермерларның «Орлыкчылык турында»гы законны үтәүләре кызыксындыра. Эш шунда, аны эре агрофирмалар да, фермерлар да бер төрле үтәргә тиеш. Шуның белән бергә, югарыда телгә...

Бүген районда җиде мең гектарга якын җирне фермер хуҗалыклары эшкәртә.


Аларның җиргә нәрсә чәчүләрен составына баш эксперт М.Кадыйрова һәм дәүләт инспекторы И.Тайкина кергән комиссия тикшерде. Аларны безнең фермерларның «Орлыкчылык турында»гы законны үтәүләре кызыксындыра. Эш шунда, аны эре агрофирмалар да, фермерлар да бер төрле үтәргә тиеш. Шуның белән бергә, югарыда телгә алынган белгечләр, фермер хуҗалыкларында тупас хокук бозуларга тап булган. Җиргә алар тикшерелмәгән орлык чәчәләр. Орлыкларны, бигрәк тә күпьеллык үлән орлыгын карантинлы чүп үләннәре таралган территорияләрдән сатып алалар.
«Россельхозцентр» район бүлеге белгече Габделрәшит Гелметдинов билгеләп үткәнчә, фермерлар үз участокларына бары тик тикшерелгән сортлы орлыклар гына чәчәргә, басу кырларда чүп үләннәре, кимерүчеләрнең таралуына юл куймаска кирәк тә. Моны эшләүдә «Россельхозцентр» белгечләре ярдәмгә килә ала, ә эшләмәгән очракта фермерларга үз җирләрендә һәр хокук бозу очрагы өчен зур суммада штрафлар түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Россельхозцентр» район бүлеге