Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Армия солдатларны көтә

Беренче октябрьдән Рәсәйдә яңа чакырылыш компаниясе башланды. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Аксубай бүлеге өчен дә бу җаваплы һәм киеренке чор. Бу турыда без бүлек начальнигы Анатолий Киселев белән әңгәмә корабыз. -Бүгенгесе көндә чакырылыш һәм медицина комиссиясе төп эшләрен тәмамлады, - дип сөйләп китте ул. - Хәзергесе вакытта чакыру кәгазе буенча...

Беренче октябрьдән Рәсәйдә яңа чакырылыш компаниясе башланды.


Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Аксубай бүлеге өчен дә бу җаваплы һәм киеренке чор. Бу турыда без бүлек начальнигы Анатолий Киселев белән әңгәмә корабыз.
-Бүгенгесе көндә чакырылыш һәм медицина комиссиясе төп эшләрен тәмамлады, - дип сөйләп китте ул. - Хәзергесе вакытта чакыру кәгазе буенча комиссия үтәргә килмәгән затлар игътибар үзәгендә тора. Составында начальник Светлана Лаврентьева, аның ярдәмчесе Алексей Еграшкин һәм фельдшер Галина Шуркина булган бүлекчә хезмәткәрләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Татвоенкомат күрсәтмәсе - 52 кеше. Җыелу пунктына беренче озату 6 ноябрьдә була. Беренче чиратта югары, урта-техник, урта-махсус белемле һәм хәрби белгечлеге булган егетләр чакырыла, икенче төрле әйткәндә, армиягә әзерлекле кадрлар кирәк, аеруча машина йөртүчеләр күп сорала.
-Шоферлар әзерләү буенча берничә сүз әйтсәгез иде...
-Берничә ел рәттән хәрби комиссариат РО ДОСААФ аша шоферлыкка укытуны оештыру белән шөгыльләнә. Йөзләрчә егет әлеге белгечлеккә ия булып армиягә һөнәрле булып киттеләр. Аларның һәркайсы хәрби шоферлар сыйфатында хәрби бурычны лаеклы үттеләр. Бу урында бер моментка тукталып үтәсем килә. Районның ДОСААФ оешмасында укучы призывникларны Чистай РОСТО базасында бер атна укыту да каралган, чөнки ДОСААФта махсус маневрларга өйрәтү өчен ике колеяле эстакада һәм тимер юл платформасы юк. Әмма кайбер ата-аналар улларын Чистайга укырга җибәрүгә каршы киләләр, шуның белән алар мондый участокларда эшләргә өйрәнү мөмкинлегеннән мәхрүм итәләр.. Ә бит алар армиядә нәкъ менә шул маневрларны белү кирәк булган шартларга эләгәләр һәм боларны белмәү солдатларга иминлекне гарантияләми. Ата-аналар бу турыда исләрендә тотсыннар иде. Көзге чакырылышта киткән солдатларның утыздан артыгы шофер булып хезмәт итәчәкләр.
-Сезнең карашка бүгенге призывникларның әхлакый һәм физик планда әзерлекләре нинди?
-Зур канәгатьләнү белән әйтәсем килә, 90 процент егетләр армиягә үз теләкләре белән китәләр. Аз күләмдәге яшь егетләр "Кирәк икән - барам" принцибыннан чыгып кына китәләр. Бу очраклы да түгел. Соңгы елларда хезмәткә алынган солдатлар хәрби бурычларын үтәп исән-имин өйләренә кайтсыннар өчен Россия Кораллы көчләренә дәүләт җитәкчеләре тарафыннан зур игътибар күрсәтелә.
Яшьләргә патриотик тәрбия бирү дә үз ролен уйный. Бу эш районда да, республикада да яхшы оештырылган. Безнең егетләр хәрби әзерлек буенча зона һәм республика ярышларында даими катнашып призлы урыннарны яулыйлар. Мәктәптә башлангыч хәрби әзерлек теорияләре өйрәнелә, моннан тыш өлкән сыйныф укучылары белән бишкөнлек кыр җыеннары да үткәрәбез.
-Безнең егетләр ничек хезмәт итәләр?
Без хәрби частьләрдән бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәбез. Татвоенкоматның Аксубай бүлеге республикада яхшы исәптә йөри. Әниләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә, бүген хәрби частьләрдә хәл тотрыклы, ашату, кирәк-ярак белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә, солдатлар куелган срокта имин хезмәт итсеннәр өчен барысы да эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев