Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Актив хатын-кызларга – иң яхшы теләкләр

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Чуаш автономиясе Кама аръягында яшәүче иң актив ханымнарны очрашуга чакырды. Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат, Чирмешән, Чистай, Лениногорск, Алексеевск, Әлкидән район үзәгенә сиксәнгә якын ханым килде. Бәйрәмдә мәдәният эшлеклеләре дә бар иде. -Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң кайнар котлауларымны кабул итегез,-диде тантанада катнашкан район башлыгы Камил...

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Чуаш автономиясе Кама аръягында яшәүче иң актив ханымнарны очрашуга чакырды.


Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат, Чирмешән, Чистай, Лениногорск, Алексеевск, Әлкидән район үзәгенә сиксәнгә якын ханым килде. Бәйрәмдә мәдәният эшлеклеләре дә бар иде.


-Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң кайнар котлауларымны кабул итегез,-диде тантанада катнашкан район башлыгы Камил Гилманов. -Элеккеге кебек үк, бүген дә хатын-кызлар гаилә учагын сакларга, дөньяга гүзәллек һәм гармония китерергә тырышалар. Шул ук вакытта ул тиешле һөнәр алырга һәм карьера ясарга да өлгерә. Сез күп нәрсәгә ирешә аласыз, ә бу безне сокландыра гына. Сез биргән наз һәм шәфкатьлелек безнең тормышыбызны тагын да ямьләндерә, нурландыра.


Кама аръягындагы җәмәгать, мәдәният тормышында югары уңышларга ирешкән ханымнарга ТР ЧНКА җитәкчесе Константин Яковлев, генерал-майор Анатолий Молоствов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт, иминлек теләделәр. Чуаш милли җәмгыятен оештыручыларның берсе булган Наталья Зотеевага Константин Яковлев Мактау грамотасы тапшырды.


Ә инде бәйрәмне алып баручы Наталья Егорова һәм яраткан артистларыбыз Татьяна Григорьева, Василий Анашкин, Эдуард Ильин тантанага ямь өстәделәр. Сүз уңаенда, "Татарстанның чуаш гүзәле" титулын яулаган Мила Ильдуганова белән танышу күңелле булды, ул бәйрәмдә катнашучыларны җыры белән шатландырды.
Очрашу күңелле үтте. Монда бина директоры Юрий Овчинниковның өлеше зур, ул очрашу өчен мәйдан һәм кунаклар өчен бәйрәм өстәле әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев