Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Акчагызны термоста сакламагыз

18 октябрьдә ОВД га аксубайлы Аладин билгесез затларның «Эхо-3500» маркалы бензопычкысын урлаулары турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, шикле кеше ачыкланган, урланган мөлкәт тартып алынган. Шул ук көнне Яңа Аксубай кешесе Горбуновның хуҗалыгыннан 50х100 сантиметрлы биш калай урлана. Хуҗасыз утлап йөргән терлекләр-караклар өчен кулай табыш....

18 октябрьдә ОВД га аксубайлы Аладин билгесез затларның «Эхо-3500» маркалы бензопычкысын урлаулары турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, шикле кеше ачыкланган, урланган мөлкәт тартып алынган.
Шул ук көнне Яңа Аксубай кешесе Горбуновның хуҗалыгыннан 50х100 сантиметрлы биш калай урлана.
Хуҗасыз утлап йөргән терлекләр-караклар өчен кулай табыш. Шәрбән кешесе Ситдиков тугыз айлык үгезен чыгарып җибәрә һәм бераз вакыттан соң бары тик аның калдыкларына гына тап була. Ә менә Иске Кыязлы авылында терлек товарлыклы-сөтчелек фермасыннан ук югала. 27 октябрьдә ОВД га «Алтэкс» ООО директоры, төнлә фермадан һәрберсе 4 әр центнер булган дүрт үгез урлануы турында хәбәр итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре алып барыла.
23 октябрьдә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә «Алмаз» кибете янында билгесез кешеләр ВАЗ-2107 автомашинасыннан автомагнитола, аккустик колонкалар урлыйлар. Шикле кешеләр ачыкланган, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Районның торак пунктларында буш йортлар аз түгел, алар каракларны үзләренә магнит кебек тартып тора.
Иске Үзидә Фәхретдинованың иске өеннән тәрәзәсен ватып кереп, велосипед урлыйлар. 24 октябрьдә полициягә Казаковадан билгесез затларның «Для тебя» кибетенең склад бинасы йозагын ватып кереп, товар-материаль кыйммәтләр-спиртлы эчемлекләр, башка товарлар урлап чыгулары турында хәбәр килеп ирешә. Әмма каракларга чит кеше хисабына кәеф-сафа кору насыйп булмый, шикле кешеләр ачыкланган, тикшерү алып барыла.
Шул ук көнне тагын бер урлау очрагы була-Аксубайда яшәүче Быкованың кәрәзле телефонын урлыйлар.
Акчаны саклык банкында сакларга кирәк дигән гыйбарә бүгенге көндә дә актуаль. Әмма гражданнар аны өйдә саклауны хуп күрәләр. 26 октябрь көнне ОВД га бер кеше аның Яңа Дума авылында яшәүче әнисенең өеннән ун мең сум акча салынган термос урлануы турында гариза белән мөрәҗәгать итә.
Моторкина (Иске Ильдеряк) хуҗалыгыннан илле метрлы су шлангасын һәм Яңа Кармәт урамыннан полиэтилен торбалар урлаган караклар чананы-җәен, арбаны кышын әзерлә дигән әйтемгә нигезләнеп эш иткәннәрдер, мөгаен. Шуның өстенә искеильдеряклы хуҗалыгыннан 70 метр бакыр чыбык та урлана. Шикле кеше ачыкланган, урланган мөлкәт хуҗасына кайтарып бирелгән. Яңа Кармәттә суүткәргеч торбалары сузыла, шуңа бәйле әлеге торбаларны авыл кешеләре үзләре урлаганнар дигән шик бар.
30 октябрьдә якынча 22.00 сәгать тирәсендә Шәрбән авылында күпер янында машина бәрдереп китү сәбәпле тән җәрәхәтләре алган ир-ат мәете табыла. Автомобиль хуҗасы вакыйга урыныннан качып киткән, тикшерү чаралары алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев