Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Хыялларын тормышка ашырырга сугыш комачаулый 

​​​​​​​Сугыш һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын үз башыннан кичергән Нурбисал Сибгат кызы Сәхапова иң якты хыялларында да шул яшькә кадәр яшәрмен дип күз алдына да китерә алмый.

10 майда аңа 90 яшь тулды. Сугыш чоры баласы, Нурбисал ун яшеннән колхозның сарыклар фермасында эшли башлый. Әмма ничек кенә авыр булса да, мәктәпне ташламый, туган авылы Карасуда җиде сыйныф тәмамлый. Кем белә, сугыш башланмаган булса, укуга сәләтле кыз киләчәктә үзенең иң якты хыялларын тормышка ашыра алган булыр иде. 

Әмма Гыйниятуллиннар гаиләсендә унбер бала үсә һәм һәркем яшәү өчен көрәшә. Аларның җидесе ачлык-ялангачлыкны кичерә алмый. 

Сарыклар фермасында Нурбисал сугыш тәмамланганчы эшли. Аннан соң аны ындыр табагына күчерәләр, үсмер кыз анда ел әйләнәсе тәртип урнаштыра, ашлыкны сортларга аера, аны чәчүгә әзерли, ә урак өсте җиткәч, яңа уңышны кабул итә һәм аның сакланышын тәэмин итә. 

1958 елда авылдашы Фәсхетдин Сәхаповка кияүгә чыга. Яшь гаилә, яхшы тормыш эзләп, Үзбәкстан якларына чыгып китә, ир белән хатын анда дүрт баланы аякка бастыралар. 

1995 елда, билгеле вакыйгалардан соң, ир белән хатын туган авылларына әйләнеп кайталар. Соңрак Гиниятуллиннарның балалары да әти-әниләренең кече ватаннарына кайтып урнашалар. 

2018 елда Нурбисал Сибгат кызының тормыш иптәше вафат була. Әмма балалары әниләренә үзен ялгыз итеп хис итәргә ирек бирмиләр. Мәхәббәт һәм назда тәрбияләнгән балалар әниләре турында кайгыртуны үз өсләренә алганнар. 

Район башлыгы Камил Гилманов тантана сәбәпчесен юбилее белән җылы тәбрикләп, күңел түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерде. Район җитәкчесе Нурбисал Сибгат кызына Россия Президенты Владимир Путинның Котлау телеграммасын ирештерде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Хезмәт ветераны олуг юбилее уңаеннан Карасу авыл җирлеге башлыгы Нәфис Гафиятуллиннан да котлаулар кабул итте. 

Ветеран бүгенге көндә кызы гаиләсендә кадер-хөрмәттә һәм бер генә нәрсә – балаларына һәм оныкларына сугыш михнәтләрен күрергә язмасын дигән хыял белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев