Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гомере туган авылында, тырыш хезмәт белән узган

    Иске Ибрай авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Хәтимә Зәйнулла кызы Фәйзуллина 95 яшен тутырды.

    Тыл ветераны Хәтимә Зәйнулла кызы 1927 елның 19 апрелендә дөньяга килгән.

    Әтисе сугыш башланганчы ук, яшьли вафат була. Әниләре һәм өч бала кала. Әтисез тормыш авырлыкларына, сугыш һәм сугыштан соңгы хәерчелек тә өстәлә. Ике абыйсы да дошманга каршы көрәшкә китә. Берсе Берлинга барып җиткәч һәлак була, икенчесе Җиңү белән кайткач та, озак яшәми, яу кырында алган яраларыннан гүр иясе була.

    – Эшләмәгән эш калмады, җир дә сөрдек, фермада дуңгызлар да карадым, көрәк белән җир казып чәчә идек. Аксубайга юлдан таш чыгарырга бардык, носилка белән таш ташыдык. Атлар юк иде бит инде, Аксудан орлык ташырга да җибәрделәр. Безгә унбишәр килограмм күтәртәләр иде. Нужаны күп күрдек, – дип хәтерен яңартты Хәтимә Зәйнулла кызы.

    Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларның әчесен-төчесен үз иңендә сабыр гына күтәрә белгән Хәтимә әби ачык, шат күңелле һәм тормыш яратучан кеше булып калган.

    Юбилей көнендә аны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов килделәр. Алар Хәтимә Зәйнулла кызына гөлләмә, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырдылар, Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хатын ирештерделәр.

    – Утлы елларның бөтен авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәреп, Җиңү көнен якынайту өчен куйган батырлыгыгыз өчен тирән хөрмәтебезне җиткерәбез. Җиңү өчен сез колхозда, тылда олы хезмәт куйгансыз, алны-ялны белми эшләгәнсез, рәхмәт сезгә, – дигән олы рәхмәт сүзләрен җиткерде Илшат Заһидуллин.

    Авыл егетенә кияүгә чыга. Гаиләдә 5 бала дөньяга килә. Ире белән 38 ел гомер кичерәләр. Ире каты авырудан бакыйлыкка күчә. Хәзер ул тормыш иптәше белән бергә корган, гомер иткән, балалары туып, канат ярган нигезендә улы Рәхимҗан һәм килене Динә гаиләсендә игътибар һәм хөрмәт тоеп яши. Хәтимә әби 11 оныгының яраткан әбисе дә.

    Билгеле инде, без аңа озын гомерле булуның сере нәрсәдә, дигән сорауны бирдек.

    – Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә яшәргә кирәк. Тагын шуны әйтер идем – кешене хезмәт яшәтә, авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны күп татырга туры килсә дә, шөкер, Ходай Тәгалә мине озын гомер белән бүләкләде, – ди әбекәй.

    Башкача була да алмый, чөнки аның гомере авыл җирендә, тырыш хезмәт белән узган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: