Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Аксубай ветеранына 100 яшькә кадәр яшәвен теләделәр

Аксубайдан Захаркина Галина Селуяновнага шул көннәрдә 90 яшь тулды.

Ул 1932 елда Аксубай бистәсендә дөньяга килә. Аның балачак һәм яшьлек еллары авыр сугыш еллары белән бәйле. Галина Селуяновна шул чор хатирәләрен күз яшьләрсез искә алып сөйли алмый. Аның алдына басуда башак җыйган кечкенә кыз образы килеп баса.

Ир-атлар сугышка киткәннән соң, хатын-кызлар һәм балалар бөтен хуҗалык эшләрен башкаралар. Ачлык-ялангачлык үзәкләрне өзә. Бик күп кешеләр ачлыктан шешенеп үлә. Авыл хатын-кызлары белән беррәттән колхозда балалар да бил бөгә. Җитештерелгәннең барысы да фронтка озатыла. Шулай итеп, тыл хезмәтчәннәре Бөек Җиңүне якынайтырга тырышалар.

– Шул вакыттан бирле күп еллар узса да, бу куркыныч вакытны искә аласым да килми, – ди ул. – Әтиебез сугышка китте. Әни өч бала белән калды. Тормышлар бик авыр иде. Ачлыктан котылу өчен үлән ашадык. Ә черек бәрәңгедән әни күмәч пешерә иде. Балалар өлкәннәр белән бертигез эшләделәр. Салкыннар да, ризык җитмәү дә, начар кием-салым да безне куркытмады. Без барысына да түздек һәм яхшы тормышка ышандык.

Галина Селуяновна 1956 елда авылдашы Михаил Захаркинга кияүгә чыга. Алар биш бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе колхозда эшлиләр: ул дуңгыз караучы, ә ире терлекче булып. Ире бик кайгыртучан, тырыш булган. Ир белән хатын уңайлы йорт салалар, хуҗалык зурая. Үсә барган саен, балалар хуҗалык эшләрендә ярдәмчеләр булалар. Алар әти-әниләре үрнәгендә хезмәт сөючән, кешеләргә карата ихтирамлы һәм ярдәмчел булып үсәләр. Буй җитеп, барысы да һөнәр алып, тормыш коралар. Хәзер инде оныклары үсеп килә.

Улы Олег Мәскәү өлкәсендә яши, инженер-конструктор булып эшли. Николай, Сергей, Александр һәм кызы Нина Аксубайда гомер итәләр. Галина Селуяновна 9 оныгының һәм 12 оныкчыгының яраткан әбисе, дәү әнисе.

Галина Селуяновна тормыш иптәше Михаил Дмитриевич белән 65 ел бергә гомер иткәннәр. Гаиләдә үзара аңлашу хөкем сөргән, алар бер-берсенә терәк һәм ярдәмче булалар. Агымдагы елның февралендә тормыш иптәше вафат булган. Өлкән яшьтәге хатын-кыз өчен бу бик зур югалту була.

Галина Селуяновна Захаркинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев килде. Ул ветеранга Россия Президенты Владимир Путин имзалаган котлау хаты һәм юбилей уңаеннан истәлекле бүләк тапшырды.

– Хөрмәтле Галина Селуяновна! Сез бала вакыттан ук фронт өчен хезмәт куйгансыз, сугыштан соң җимерелгән халык хуҗалыгын күтәргәнсез. Бөтен гомерегезне авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлагансыз. Фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – дип мөрәҗәгать итте әбекәйгә Станислав Зайцев. – Сезгә нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм балаларыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим. Озын гомер барысына да бирелми, 100 елга кадәр һәм аннан да күбрәк яшәргә язсын. Ә без Сездән үрнәк алырбыз.

Юбилярны шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров та җылы котлады, иң изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев