Аксубай районында яшәүче хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Хафизә Газизулла кызы Вәлиевага 90 яшь тулды.
Язмыш аны озын гомерле генә түгел, ә кеше өчен теләсә кайсы яшьтә мөһим булган – җан җылысы, сәламәтлек һәм хәтер ныклыгы белән дә бүләкләгән. Хафизә Газизулла кызы үз тормышыннан барысын да хәтерли һәм сөйли ала.
Аның балачагы һәм яшьлеге Азнакай районында уза. Ул чордагы барлык яшьтәшләре кебек җидееллык мәктәпне тәмамлый, колхозда эшли. Авыр сугыш көннәрен әле дә хәтерли, бу хатирәләр аның күңелендә тирән эз калдырган.
– Бик авыр чорларны кичердек, – ди ветеран. – Ачлык үзәкләргә үтте. Үлән ашадык. Ул җитми иде, басудан черек бәрәңге җыйдык, аннан җәймә пешерә идек. Бала чактан ук басуда эшли башладык, эштән курыкмадык. Без моның илгә кирәклеген белдек, үз-үзебезне аямадык.
Сугыштан соң, 1950 елда ул Чиләбегә китә, төзелеш-монтаж идарәсендә эшли башлый. Авылда авыр эшкә ияләшкән сала кызын авыр төзүче хезмәте куркытмый. Биредә акча эшләү мөмкинлеге була.
Бу калада ул үзенең язмышы – Рус Кармәте авылыннан килгән егет белән очраша. Өйләнешәләр. Тату яшиләр, эшлиләр, биредә олы кызлары дөньяга килә. Әмма тормыш иптәше туган җирләренә кайту теләге белән яна – аның әнисенә калган балалары белән яшәве бик авыр була, әтиләре фронтта һәлак була. 1954 елның декабрендә гаилә Сабирҗан Харис улының туган ягына күченеп кайта. Яшь хатын җирле “Большевик” совхозына төрле эшче булып урнаша.
Хафизә Газизулла кызының калган гомере бу авылда узган. Авылдашлары белән тату яшиләр, бүген дә ул күңеленә якын булган авыл кешеләрен еш искә алып сөйли. Хафизә Газизулла кызы күп еллар сыер савучы, бозау караучы булып эшли, 1987 елда лаеклы ялга чыга.
Вәлиевлар ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Ир белән хатын 66 ел тату гомер кичергәннәр. Берничә ел элек ире вафат булган, аны Казанга олы кызы алып киткән.
– Әти белән әни безнең өчен һәрвакыт гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге булдылар, – дип билгеләп үтте ул. – Алар үзара аңлашып, тату яшәделәр. Әти юк инде. Әнинең исән, сәламәт һәм яхшы хәтерле булуы белән без бәхетле. Безгә гомер, җан җылысын, назын бүләк иткән өчен рәхмәтебез чиксез.
Юбилейны улы Әмирҗан йортында бөтен гаилә белән билгеләп үттеләр. Балалар, оныклар бу көнне яраткан әбиләре янында булдылар, чын бәйрәм оештырдылар.
Хафизә Газизулла кызын юбилее белән котларга Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров килде. Ул район файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бәйрәм сәбәпчесенә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Сезнең авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән хезмәтегез бәяләп бетергесез, – диде ул. – Сез фидакарьлек үрнәге.
Муниципаль берәмлек җитәкчесе юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды, озын гомер, сәламәтлек теләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 16:55Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен ничек билгеләп үтәчәге турында сөйләде Май аенда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.2700
-
16 май 2022 - 15:55Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан дин әһелләре форумына 1100 кеше чакырулы Алар 20 майда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салуда һәм 21 майда Изге Болгар җыены тантанасында катнашачак.2100
-
16 май 2022 - 14:55Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәрен офлайн үткәрергә тәкъдим итә Быел мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре гадәттәгечә узарга мөмкин.2700
-
16 май 2022 - 13:55Аксубай урманы территориясе истәлек агачлары белән тулыланды Аксубай участок урманчылыгы территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырту оештырылды.3900
-
16 май 2022 - 12:55Болгар цивилизациясе музеенда ислам кабул итүнең юбилеена багышланган күргәзмә ачыла Күргәзмә 26 июньгә кадәр эшләячәк.2600
-
16 май 2022 - 11:55Кәкре Күл мәктәбе укучылары «Куркынычсыз тәгәрмәч» төбәк бәйгесендә билгеләп үтелделәр Чистайда «Куркынычсыз тәгәрмәч-2022» яшь юл хәрәкәте инспекторлары Республика бәйгесенең зональ этабы узды.3700
-
16 май 2022 - 10:55Татарстанда юл кырыена төшеп киткән бензовоз йөртүчесе һәлак булган Кичә Татарстанның Баулы районында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә бензовоз юл кырыена төшеп киткән.3300
-
16 май 2022 - 09:55Аксубайлылар СПИДтан вафат булганнарны искә алдылар Бөтен дөньяда СПИДтан вафат булган кешеләрне искә алалар.3800
-
16 май 2022 - 08:55Аксубайлы кул сугышы буенча Россия чемпионаты призеры булды Андрей Андреев 70 кг авырлык категориясендә өченче урынга лаек булган.3900
-
16 май 2022 - 07:55Эксперт: Россиядә азык-төлеккә бәя арту продукция китерү чыгымнарына бәйле түгел Эксперт азык-төлекне тимер юл аша китерү сегментындагы төп трендларны да атады.3600
-
16 март 2022 - 15:24Петрушковларга санкцияләр дә куркыныч түгел
-
10 март 2022 - 16:36Аксубай автоледиларын дәүләт автоинспекторлары котлады
-
9 май 2022 - 17:00Аксубай Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеБүген, 2022 елның 9 маенда Аксубайда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.9900
-
16 май 2022 - 16:55Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен ничек билгеләп үтәчәге турында сөйләде Май аенда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.2700
-
16 май 2022 - 15:55Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан дин әһелләре форумына 1100 кеше чакырулы Алар 20 майда Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салуда һәм 21 майда Изге Болгар җыены тантанасында катнашачак.2100
-
16 май 2022 - 14:55Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәрен офлайн үткәрергә тәкъдим итә Быел мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре гадәттәгечә узарга мөмкин.2700
-
16 май 2022 - 13:55Аксубай урманы территориясе истәлек агачлары белән тулыланды Аксубай участок урманчылыгы территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырту оештырылды.3900
-
16 май 2022 - 12:55Болгар цивилизациясе музеенда ислам кабул итүнең юбилеена багышланган күргәзмә ачыла Күргәзмә 26 июньгә кадәр эшләячәк.2600
-
16 май 2022 - 11:55Кәкре Күл мәктәбе укучылары «Куркынычсыз тәгәрмәч» төбәк бәйгесендә билгеләп үтелделәр Чистайда «Куркынычсыз тәгәрмәч-2022» яшь юл хәрәкәте инспекторлары Республика бәйгесенең зональ этабы узды.3700
-
16 май 2022 - 10:55Татарстанда юл кырыена төшеп киткән бензовоз йөртүчесе һәлак булган Кичә Татарстанның Баулы районында юл-транспорт һәлакәте булган. Биредә бензовоз юл кырыена төшеп киткән.3300
-
16 май 2022 - 09:55Аксубайлылар СПИДтан вафат булганнарны искә алдылар Бөтен дөньяда СПИДтан вафат булган кешеләрне искә алалар.3800
-
16 май 2022 - 08:55Аксубайлы кул сугышы буенча Россия чемпионаты призеры булды Андрей Андреев 70 кг авырлык категориясендә өченче урынга лаек булган.3900
-
16 май 2022 - 07:55Эксперт: Россиядә азык-төлеккә бәя арту продукция китерү чыгымнарына бәйле түгел Эксперт азык-төлекне тимер юл аша китерү сегментындагы төп трендларны да атады.3600
-
15 май 2022 - 11:55Хыялларын тормышка ашырырга сугыш комачаулый Сугыш һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын үз башыннан кичергән Нурбисал Сибгат кызы Сәхапова иң якты хыялларында да шул яшькә кадәр яшәрмен дип күз алдына да китерә алмый.6801
-
15 май 2022 - 10:55Аның хезмәт биографиясе бик бай Аксубайда яшәүче Уркия Миргалиева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.6400
-
15 май 2022 - 09:55Рөстәм Миңнеханов 8-17 яшьлек балаларга пособие түләү эшен тизләтергә кушты 11 майдан Россиядә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие түләнә башлады. Ике көндә мохтаҗ гаиләләр 271,8 млн сум алган.4100
-
15 май 2022 - 08:55Аксубайлылар урманнарны чистарту буенча табигатьне саклау акциясенә кушылдылар “Татарстанның чиста урманнары” республика акциясе кысаларында Чабаксар участок урманчылыгы территориясендәге “кармәт” дип аталган өлешен җыештыру буенча өмә үткәрелде.4400
-
15 май 2022 - 07:55Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов вафат 14 май көнне җырчы, Россиянең халык артисты, композитор, продюсер Ренат Ибраһимов вафат булды.5400
-
14 май 2022 - 12:55Хәтерләүме яисә онытумы? 8 һәм 9 май көннәрендә район барысы өчен дә якты һәм кадерле булган бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтте.5000
-
14 май 2022 - 10:55Дүртенче тапкыр Россия Беренчелеген отты Яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча Россия Беренчелегендә Ольга Шугаева дүртенче тапкыр җиңү яулады.6200
-
14 май 2022 - 09:55Россия Пенсия фонды Татарстандагы 12 мең гаиләгә яңа түләүләрне күчергән Ярдәм күләме һәр бала өчен аена 5216 сумнан 10 433 сумга кадәр тәшкил итте.5600
-
14 май 2022 - 08:55Роспотребнадзор Татарстанда холера таралу турындагы мәгълүматны кире какты Республикада ваба авыруы (холера) таралуга юл куймау өчен нинди чаралар үткәрелүе турында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә сөйләделәр.4000
-
14 май 2022 - 07:55Билбау көрәше буенча Россия чемпионатында Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк Спорт мәктәбе тренеры Диләрә Латыйпова билбау көрәше буенча ТР чемпионатында үз яшь категориясендә алтын медальгә лаек булды.5000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Аксубаево
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 77654 от 17 января 2020 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Жаренова Людмила Викторовна
Адрес редакции: 423060, Республика Татарстан, Аксубаевский район, пгт Аксубаево, ул. Ленина, д.9
Телефон редакции: 8 (84344) 2-84-52, e-mail: selskaja-nov@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика