Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районы Такталы авылыннан Галиуллина Әминә Нәҗип кызына 90 яшь тулды

    Әминә Нәҗип кызы 1931 елның 15 апрелендә Такталы авылында дөньяга килгән.

    Аның язмышы да барлык сугыш чоры балалары язмышы белән аваздаш. Әтисен халык дошманы дип хөкем иткәннәр. Аны алып китәләр һәм ул шул китүеннән бүтән авылына әйләнеп кайтмый. Әминә ул вакытта бишектә була. Әнисе көне буена колхоз эшендә, уракта, утауда. Ә нарасый бишектә елап яткан.

    – Бала, үсмер чаклар эштә үтте. Ул заманнар бик авыр булды инде. Ашарга ашы, кияргә киеме юк иде. Без абый белән әтисез, әти сүзен әйтергә тилмереп үстек, абыем да озын гомерле булды, – дип искә алып сөйләде тыл хезмәтчәне. – Колхозда бил бөктек, нәрсә куштылар, шуны эшләдек, олылардан калышмаска тырыша идек.

    Сугыш елларында күргән авырлыклар өстенә сугыштан соңгы еллар авырлыгы өстәлә. Нинди генә кыенлыклар аша үтсәләр дә, бу ятимнәрнең күңелләре кайтмаган. Туган җирдән көч алып, авырлыкларга түзеп, һәр туган көнгә сөенеп яши белгәннәр алар.

    Әминә Галиуллинаны күркәм юбилее белән котларга рәсми кунаклар – район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина килде.

    –Хөрмәтле Әминә Нәҗип кызы, Сезгә авыр сугыш елларында яшьли ачлы-туклы колхозда хезмәт куярга, авыр тормыш юллары аша узарга туры килгән. Бирешмәгәнсез, фидакарь хезмәтегез белән илне торгызуга үзегездән өлеш керткәнсез. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, балаларыгызны, оныкларыгызны шатландырып яшәргә Ходай Тәгалә исәнлек-саулык бирсен Сезгә, – дигән күңел түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерде Илшат Минсабир улы, әбекәйгә чәчәк бәйләме, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырып.

    Авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина бу үрнәк, тәртипле гаиләнең ак әбисенә, аның балалары, оныкларына изге теләкләрен җиткерде, соклануын белдерде.

    Әминә Галиуллина тормыш иптәше Хәлиулла Хәбибулла улы белән биш бала – лачындай дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының барысы да, иманлы, кешелекле булып үскән. Әминә Галиуллина гомере буе фермада терлекләр симертүдә эшләгән. Ире белән 40 ел тату гомер кичергәннәр, төрлесен күрергә туры килсә дә, сабыр була белгәннәр. Шөкер, әбекәй сәламәтлегенә зарланмый, ачык күңелле, кунакчыл. Бүгенге көндә улы Рушан һәм килене Ландыш тәрбиясендә тормышка шөкер итеп, оныкларын тәрбияләшеп, илләр-көннәр тыныч булсын иде, дип гомер йомгагын сүтә. Әминә әбинең 10 оныгы – аның горурлыгы һәм нәсел дәвамчысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: