Аксубаево
  • Рус Тат
  • 94 яшендә дә бакчада яланаяк бәрәңге китмәнләгән

    Район башлыгы Камил Гилманов тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Гадания Закированы 95 яшьлек юбилее белән котлады.

    Татар Сөнчәлесе авылы ак әбисенең күркәм юбилее авыл халкы өчен зур вакыйга булды. Закировлар гаиләсе иртәдән үк котлаулар кабул итте.

    – Сугыш чоры балалары – ул үзенчәлекле буын. Сугыш сезнең хәтерегезгә гомерлек ачы хәсрәт булып уелып калган. Сез, Гадания Сәхабетдин кызы, безнең өчен сабырлык, тормыш сөючәнлек үрнәге. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авырлыкларны үз иңегездә күтәргәнсез, әмма бирешмәгәнсез. Илне, халык хуҗалыгын торгызуга үз өлешегезне керткәнсез, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе.

    Тантана сәбәпчесен юбилее белән Мюд авыл җирлеге башлыгы Татьяна Зюзина да җылы тәбрикләде. Ул әбекәйнең тормыш юлы – ул әле кече ватанга мәхәббәт, балалар, оныклар тәрбияләү һәм авылдашларга карата игелекле мөнәсәбәт үрнәге дә, дип ассызыклады.

    Авыр елларның онытылмас михнәтләрен Гадания Сәхабетдин кызы хәзер дә кайнар күз яшьләре белән искә ала.

    – 1936 елда безнең гаиләне кулак дип танып, Урта Азиягә сөрделәр. Әниебез чит җирдә мәрхүмә булды. Әти өч бала белән кире туган җиргә әйләнеп кайтты. Сугышның беренче елларында без аның белән бергә көтү көттек. Сугыш тәмамланыр алдыннан 52 яшьлек әтине фронтка алдылар. Ул аннан бик талчыгып кайтты һәм озак та тормады гүр иясе булды, – дип хәтерен яңартты юбиляр.

    Сугыштан соң Гадания авыл егете Касыйм Закир улына кияүгә чыга. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, ярты гасыр бергә матур гомер кичергәннәр.

    – Күңелләре матур булган кешеләр озак яшиләр. Гадания апа – ачык йөзле, ул беркайчан да бер кеше турында да начар сүз сөйләмәс, МЮД совхозында намуслы хезмәт куйган. Нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә – һәрвакыт ярдәм итәргә омтыла, – дип сөйләде юбилярны бәйрәме белән тәбрикләргә килгән күршесе, педагогика ветераны Фәридә Мифтәхова.

    Гадания Сәхабетдин кызы бүген дә хәрәкәттә – кулына себерке ала да, йорт тирәсен тәртипкә китерә, җәен җиләк җыя, бакчада яланаяк бәрәңге китмәнли.

    95 яшьтә дә Гадания әби күзлек кими, намаз укый – балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары өчен дога кыла. Әбекәй якыннарының кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә. Әнисен карарга Чаллыдан кызы Гөлкәй кайткан, калган балалары, оныклары да әниләренең, әбиләренең һәрдаим кайтып хәлен белешеп торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: