Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Юность”та–“КЭС-БАСКЕТ”

    "Юность" спорткомплексында ике көн рәттән "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона этабы барды. Әлеге ярышлар районның спорт тормышында истәлекле вакыйгага әверелде. Ярышларда республиканың унбер районыннан 17 команда катнашты. Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү һәм тәрбия бүлеге...

    "Юность" спорткомплексында ике көн рәттән "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона этабы барды.


    Әлеге ярышлар районның спорт тормышында истәлекле вакыйгага әверелде. Ярышларда республиканың унбер районыннан 17 команда катнашты.
    Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү һәм тәрбия бүлеге белгече Жанна Сорокина сәламладылар. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары яшь баскетболчыларга бию композициясе бүләк иттеләр. Теләкләрне кабул иткәннән соң спортчылар көч сынашуга керештеләр. "КЭС-БАСКЕТ" бакетбол лигасы Чемпионаты республикада дүртенче ел үтә. Аксубайлылар әлеге ярышларда һәр елны призер булдылар. Рәис Бикулов кул астында шөгыльләнгән Иске Мокшино урта мәктәбе баскетболчылары һәм Геннадий Леонтьев кул астында шөгыльләнгән 3 нче мәктәпнең кызлар командасы бу юлы да беренче очрашуда ук үзләренең оста уенчылар булуларын күрсәттеләр.
    19 һәм 20 гыйнвар көннәрендә трибунада буш урыннар булмады. Старт залында киеренке атмосфера хөкем сөрде. Җанатарлар мәйданда күзәтелгән һәр күренешкә, бигрәк тә аксубайлылар уйнаганда бар нәрсәгә дә эмоциональ якын килделәр. Финалда катнашу мәсьәләсе хәл ителгәндә безнекеләргә аерым хуплау күрсәттеләр. Иске Мокшино командасына көндәшләре Нурлат спортчыларын 20:12 исәбе белән җиңәргә нәкъ менә шул ярдәм иткәндер дә. Безнең кызлар командасы үзләренең үҗәтлекләрен һәм осталыкларын күрсәтеп, чистайлыларны һәм Спас командасын җиңүгә ирештеләр. Ике команда да финалга чыкты.
    3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары Алексеевск командасы белән беренче урын өчен көч сынашканда трибуна гөжләп торды. Кызлар үзләрен лаеклы тоттылар, әмма җитди көндәшләр, Кама арты зонасында баскетбол буенча лидерлыкны тоткан Алексеевск кызлар командасы бу юлы көчлерәк булып чыкты. Составына Елена Федорова, Вероника һәм Галина Черновалар, Регина Владимирова, Анна Маненкова, Алия Шәйхетдинова, Эльвира Гималтдинова һәм Эльвира Әхәтова кергән Аксубай командасы икенче урынны алды. Чистайлылар-өченче булды.
    Иске Мокшино һәм Спас командалары арасында беренче урын өчен хәлиткеч матч вакытында универсаль спорт залында ниләр майтарылуын сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Җанатарлар кискен һөҗүм һәм туп өчен көрәш мизгелләрендә үз командалары өчен көч биреп утырдылар. Туплар түгәрәккә эләккәндә киеренкелекнең тагын да артуы күзәтелде. Әйтергә кирәк, аксубайлылар шәп уен күрсәттеләр! Рәис Бикулов спортчылары Илшат Хәлитрәхимов, Игорь Жуков, Денис Жуков, Владислав Скрипачев, Алмаз Шәрәфетдинов, Илфат Сидуллин, Алексей Косарев, Рәдиф Сөләйманов, Марат Питукин, Ринат Сөләйманов, Артем Малецков республика Чемпионатының зона этабы җиңүчеләре булдылар. Спаслылар-икенче, Алексеевск командасы өченче урында.
    Бүләкләү тантанасы җылы мохитта үтте. Призерларны муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлады. Район җитәкчелеге Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанна Сорокина, район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Николай Еграшкин белән берлектә Аксубай яшүсмерләр һәм Алексеевск кызлар командаларына "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы исеменнән-яңа формалар, ярышларда җиңү яулаган командаларның барысына да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырдылар. Призерларны февральдә Аксубайның "Юность" спорт комплексында үтәчәк Чемпионатның финал уеннарында көч сынашу көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: