Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юбилей турнирыннан

    Безнең спортчылар Татарстаннан дзюдо буенча Россия чемпионы, РСФСР халыклары Спартакиадасы көмеш призеры Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган Х көрәш фестиваленнән 6 призлы бүләк алып кайттылар. Анда 150дән артык Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дзюдо, самбо һәм билбау көрәшен яратучы егетләр катнашты. Тренер Александр Скворцов тәрбияләнүчеләре җиңүгә ирешү өчен күп тырышлык...

    Безнең спортчылар Татарстаннан дзюдо буенча Россия чемпионы, РСФСР халыклары Спартакиадасы көмеш призеры Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган Х көрәш фестиваленнән 6 призлы бүләк алып кайттылар.

    Анда 150дән артык Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дзюдо, самбо һәм билбау көрәшен яратучы егетләр катнашты. Тренер Александр Скворцов тәрбияләнүчеләре җиңүгә ирешү өчен күп тырышлык куеп, бүләккә лаек икәнен дәлилләделәр. Билбау көрәшендә беренче урынны Даниль Галиуллин алды. Үз авырлыгы категориясендә Рәҗәп Мифтахов һәм Никита Анисимов икенче урынга лаек булдылар. Илсаф Сәйфуллин һәм Илнар Камалов пьедесталның өченче баскычында. Самбочылар арасында Станислав Гаврилов яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ул ярышлардан "көмеш" алып кайтты.

    Фото: www.spas-rt.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: