Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Йөгерделәр, эзләделәр

Яр Чаллыда спортта яраклашу буенча укучыларның республика кышкы Спартакиадасы үтте. Шәһәр һәм районнардан җыелган 35 команда кулларына компос һәм карта тотып урманлы җирлекләрдә контроль пунктларны эзләп табып өч көн чаңгы ярышларында көч сынашты. Безнең районны тренер Владимир Альметкин әзерләгән Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары командасы тәкъдим итте. Команда әгъзалары Лилия Ижутова,...

Яр Чаллыда спортта яраклашу буенча укучыларның республика кышкы Спартакиадасы үтте.


Шәһәр һәм районнардан җыелган 35 команда кулларына компос һәм карта тотып урманлы җирлекләрдә контроль пунктларны эзләп табып өч көн чаңгы ярышларында көч сынашты. Безнең районны тренер Владимир Альметкин әзерләгән Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары командасы тәкъдим итте. Команда әгъзалары Лилия Ижутова, Олеся Маркитанова, Александр Альметкин, Алексей Зубарев, Сергей Зайцев һәм Юрий Сулейманов чаңгы юлында контроль пунктларны эзләүдә сынатмадылар. Көчле көндәшләре белән киеренке көч сынашуда безнең команда өченче призлы урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев