Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшьләргә үрнәк

Төрле тармак ветераннары, пенсионерлар өлкән яшьтәгеләр Университеты кысаларында ачылган спорт сезонында үзләренең җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Чараны оештыручылар - район пенсионерлар союзы, ветераннар советы һәм Пенсия фонды, чара турында игълан итсәләр дә, тантанага бу кадерле кеше килер дип көтмәделәр. Районның спортчы-пенсионерлар лидеры Лидия Горбунова оештырган ярышларда беренчелекне яулар өчен өч команда...

Төрле тармак ветераннары, пенсионерлар өлкән яшьтәгеләр Университеты кысаларында ачылган спорт сезонында үзләренең җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.


Чараны оештыручылар - район пенсионерлар союзы, ветераннар советы һәм Пенсия фонды, чара турында игълан итсәләр дә, тантанага бу кадерле кеше килер дип көтмәделәр.
Районның спортчы-пенсионерлар лидеры Лидия Горбунова оештырган ярышларда беренчелекне яулар өчен өч команда көч сынашты. Алар составында сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләре вәкилләре, социаль хезмәткәрләр, элеккеге терлекчеләр һ.б. бар иде. Аларның барысы да үзләренең җиңүгә омтылуларын, ихтыяр көчләрен күрсәттеләр.
Муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Становов бәйрәмне ачып, болай диде:
-Сезнең яшьләргә хас, дәртле йөзегезне күрү куандыра. Сез көчле рухлы, батыр йөрәкле булуыгыз белән яшьләргә үрнәк булып торасыз. Сезнең ярдәмегез белән соңгы ике елда районның өлкән яшьтәге гражданнары спортта да, җәмәгать тормышында да активрак була башладылар. Алар күп кенә социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә дә катнашалар.
Чыгыш ясаучы Республика Спартакиадасында район данын лаеклы яклаган пенсионерлар командасын, зона ярышларында җиңү яулаган шахматчылар һәм шашкачылар командасын билгеләп үтте. Район Пенсия фонды начальнигы Владимир Тимофеев, ветераннар советы рәисе Евгений Копанев һәм пенсионерлар Союзы рәисе Әлфия Рәхмәтуллина спортчы-пенсионерларны сезон ачылу белән котладылар.
Ә бәйрәмдә катнашучылар спорткомплекс директоры Радик Мостафин һәм методист Любовь Беляковага рәхмәт белдерделәр, аларның турыдан-туры катнашулары, ярдәм итүләре бәрабәренә бәйрәм шундый истә калырлык булды. Комплекс администрациясе тәкъдиме белән пенсионерлар һәр шимбәдә сәгать 10нан 12гә кадәр сәламәтлекләрен ныгытып һәм чираттагы Республика Спартакиадасына әзерләнеп "Юность"та шөгыльләнә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев