Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшьләргә үрнәк

Районның атаклы шахматчысы Юрий Сухаловны искә алу хөрмәтенә районның балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе, яшьләр эше һәм спорт бүлеге һәр елны декабрь азагында Клуб Кубогы уздыра. Бу вакытта Кубок очраклы гына үткәрелми, 28 декабрьдә Юрий Сухаловка 78 яшь тулган булыр иде. Шахмат белән ул яшьтән үк мавыга һәм интеллектуаль спортны район...

Районның атаклы шахматчысы Юрий Сухаловны искә алу хөрмәтенә районның балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе, яшьләр эше һәм спорт бүлеге һәр елны декабрь азагында Клуб Кубогы уздыра.

Бу вакытта Кубок очраклы гына үткәрелми, 28 декабрьдә Юрий Сухаловка 78 яшь тулган булыр иде. Шахмат белән ул яшьтән үк мавыга һәм интеллектуаль спортны район халкы арасында популярлаштыру һәм пропагандалау өчен гомеренең соңгы көненә кадәр гаять зур эшләр башкарды. Үзе дә көчле уенчы иде. КМС, язышу буенча Свердловск өлкәсе чемпионаты призеры, алты тапкыр район чемпионы, тугыз тапкыр Аксубай чемпионы булды, 2000 елда ФИДЕ версиясе буенча дөнья чемпионы Александр Халифман белән тигез көрәштә Европа җыелма командасы матчнда Татарстан данын яклады.
80 нче елларда СПТУда шахмат клубын ачты һәм гомеренең соңгы көненә кадәр яшьләрнең тренеры булды. Берничә спорт кандидаты, берничә беренче разрядлы уенчыны тәрбияләде.
Олимпия системасы буенча традицион турнир нәтиҗәләре менә шундый: Иске Савруштан Михаил Водышев җиңү яулады, Иске Ильдеряктан Алексей Альметкин - икенче, Федоровкадан Альберт Бикмөхәммәтов өченче призер булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев