Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь киртә түгел

Район пенсионерлары спартакиадасы сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып баручыларны бер мәйданга җыйды. Спорт бәйрәмен ачу тантаналы мохиттә үтте. Спартакиадада катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде. -Көндәлек мәшәкатьләрегезне калдырып, үзегезнең авыруларыгызга карамыйча, ярышларга килүегез - үзе зур батырлык! - дип билгеләп үтте ул. Ярышлар йөгерү буенча беренчелеккә тәэсирле көрәш белән...

Район пенсионерлары спартакиадасы сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып баручыларны бер мәйданга җыйды.



Спорт бәйрәмен ачу тантаналы мохиттә үтте. Спартакиадада катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.


-Көндәлек мәшәкатьләрегезне калдырып, үзегезнең авыруларыгызга карамыйча, ярышларга килүегез - үзе зур батырлык! - дип билгеләп үтте ул.


Ярышлар йөгерү буенча беренчелеккә тәэсирле көрәш белән башланып китте. Хатын-кызлар арасында Мария Зайцева көндәшләренә беренчелекне бирмәде. Гөлфия Мотыйгуллина һәм Елена Прокопьева үзара икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Ирләр арасында Георгий Горбунов спринтер йөгерүе буенча лидер булды. Михаил Водышев һәм Анатолий Калмыков икенче һәм өченче урыннарны алдылар.


Бу минутларда теннис өстәлләрендә дә чын көрәш баталияләре бара иде. Александр Перепелкин уенда югары нәтиҗәләр күрсәтте. Анатолий Калмыков анардан әз генә артта калышты, өченче күрсәткеч Вилдан Хәмитовта. Хатын-кызлар арасында теннис буенча призерлар өчлегенә Галина Макаренкова, Валентина Савинова һәм Людмила Пименова керде. Шахмат - пенсионерларның күбесенең яраткан уены. Спартакиадага да районның иң яхшы шахматчылары җыелган иде. Әлеге спорт төре буенча урыннар түбәндәге тәртиптә урнашты: Георгий Горбунов - беренче урында, икенче урында - Михаил Водышев, өченче урында - Анатолий Калмыков.


Район ДОСААФы хезмәт коллективлары ветераннарына пневматик винтовкадан ату ярышларында көч сынашу мөмкинлеген тудырды. Иң яхшы нәтиҗәне Владимир Ильменюков күрсәтте. Гомәр Мотыйгуллин һәм Анатолий Калмыков анардан әз генә түбән балл җыйдылар. Хатын-кызлар арасында төз атуда Елена Прокопьева аерылып торды. Гөлфия Мөхәммәтгалиева һәм Мария Зайцева икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар.


Команда зачетында: җиңүче исеме "Яшьлек" спорткомплексы командасына бирелде, икенче урында - Иске Ильдеряк, өченче урында - Яңа Ибрай авыл җирлекләре. Федоровка махсус интернатының физкультура дружинасына дүртенче урын өчен бүләк бирелде.


Район пенсионерлары спартакиадасы Пенсия фонды идарәсе, яшьләр эше һәм спорт бүлеге, Аксубай интернат-йорты директоры Роза Минеголова иганәчелеге ярдәмендә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев