Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яшь дзюдочы алтын яулады

    Татарстан Республикасы буенча Россия УФСИН призына дзюдо буенча уздырылган VII Төбәкара яшүсмерләр турнирыннан Ольга Шугаева истәлекле бүләкләр һәм алтын медаль белән кайтты. Ольганың тренеры Александр Скворцов хәбәр итүенчә, ярышларда җиде төбәк - Мәскәү, Татарстан, Марий Эл, Мордавия, Ульян өлкәсе, Самара һәм Түбән Новгородтан 300гә якын дзюдочы катнашкан. Ольга 44 килограммлы...

    Татарстан Республикасы буенча Россия УФСИН призына дзюдо буенча уздырылган VII Төбәкара яшүсмерләр турнирыннан Ольга Шугаева истәлекле бүләкләр һәм алтын медаль белән кайтты.

    Ольганың тренеры Александр Скворцов хәбәр итүенчә, ярышларда җиде төбәк - Мәскәү, Татарстан, Марий Эл, Мордавия, Ульян өлкәсе, Самара һәм Түбән Новгородтан 300гә якын дзюдочы катнашкан. Ольга 44 килограммлы авырлык категориясендә көч сынашкан. Аксубай дзюдо мәктәбенең яшь дзюдочысы кискен көрәштә алтын медаль һәм спорт кирәк-яраклары алуга сертификат алган.
    - Быел ярышлар дәрәҗәсе бик югары, бу турыда спортчыларның күпләп катнашуы да сөйли, - ди җиңүче. - Дзюдо миңа белем алуда да ярдәм итә, минем вакытым уку һәм спорт сәгатьләренә бүленгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: