Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яраткан эше бәхет китергән

Балалар белән эшләү хыялы мәктәп елларында ук бөреләнә башлый. Мәктәпне тәмамлауга ул, туган авылы Иске Ибрай балалар бакчасына тәрбияче итеп эшкә урнаша. Соңрак Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, классташ егете Вәлиҗанга кияүгә чыга. Менә 33 ел алар иңне-иңгә куеп бергә гомер итәләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Яшь гаилә Аксубайга килеп...

Балалар белән эшләү хыялы мәктәп елларында ук бөреләнә башлый. Мәктәпне тәмамлауга ул, туган авылы Иске Ибрай балалар бакчасына тәрбияче итеп эшкә урнаша. Соңрак Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, классташ егете Вәлиҗанга кияүгә чыга. Менә 33 ел алар иңне-иңгә куеп бергә гомер итәләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр.


Яшь гаилә Аксубайга килеп урнаша. Биредә Рәмзия Исхак кызына район мәгариф бүлегендә эш тәкъдим итәләр, тик озак та үтми балалар белән эшләү күңеленә хуш килгәнгә, ул «Буратино» балалар бакчасы мөдире итеп билгеләнә.


«Ләйсән» балалар бакчасындагы хезмәт юлы 1988 елда тәрбияче булып эшләүдән башланып китә. Соңрак - методист, ә 1990 елдан алып бүгенгесе көнгә кадәр мөдир вазыйфасын башкара.


Безнең зур булмаган коллективыбызда бер генә хезмәткәрнең дә эше күзгә ташланмыйча калмый, чөнки без бергәләп бик зур уртак эшне - балалар тәрбияләүне үз өстебезгә алганбыз. Тәрбиячеләрнең барысы да, нигездә, сиксәненче елларда эшли башлаганнар, шуңа да коллектив бик тату. Кадрлар агымы бер дә күзәтелми. Һәрбер тәрбияче үз эшенең остасы, - дип сөйли Рәмзия ханым.


Аның кул астында 25 кеше хезмәт куя һәм 75 бала урынына 105 бала тәрбияләнә. Мөдирнең эше тавык чүпләп бетермәслек. Моңа балалар бакчасындагы һәр эшчәнлекне һәм тәрбиячеләр эшен контрольдә тоту, балаларның сәламәтлеген саклау, аларны педагогика һәм гигиена таләпләренә туры килерлек итеп тәрбияләү һәм мәктәпкә әзерләү, ата-аналар белән эшләү, һ.б. керә.


- Сезнең эшегездә булган иң авыр мизгелләрне әйтә аласызмы?


-Мондый әйбәт коллективның һәм тату гаиләмнең ярдәмен тойганда, миңа бер авырлык та сизелми, - дип елмая җитәкче.
Рәмзия Исхаковна үзенең белемен арттыру өстендә дә һәрдаим эшли. - Безнең эштә яңалыкларны үз вакытында тотып алу иң мөһиме, - ди ул үзе. Тырыш хезмәтен лаеклы бәяли дә белгәннәр. Район мәгариф бүлеге һәм министрлыктан бирелгән грамоталары да бихисап аның, ә 2004 елда «РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре» дигән күкрәк билгесенә лаек булган. Яраткан шөгыле турында сорашкач, ул бер дә икеләнмичә үзенең эшен атады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев