Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ял гына түгел, спорт та

Бильярд Аксубай кешеләре тормышына актив керә бара. Соңгы елларда район үзәгендә яңа бильярд заллары ачылуга бәйле, районда яшәүчеләрнең спортның әлеге төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге артты. Бильярд уеныннан ерак торган кешеләр, аны спортның кызыксыз төре, дип саныйлар. Әмма бильярдны чын күңелдән яратучылар яхшы беләләр - бу күңел ачу түгел, ә чын-чынлап...

Бильярд Аксубай кешеләре тормышына актив керә бара.


Соңгы елларда район үзәгендә яңа бильярд заллары ачылуга бәйле, районда яшәүчеләрнең спортның әлеге төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге артты.

Бильярд уеныннан ерак торган кешеләр, аны спортның кызыксыз төре, дип саныйлар. Әмма бильярдны чын күңелдән яратучылар яхшы беләләр - бу күңел ачу түгел, ә чын-чынлап спорт төре. Бу уен үткен күз, төгәллек сорый. Шулай ук көч, басынкылык та таләп ителә. Бильярд белән яшьләр дә, өлкән кешеләр дә күбрәк кызыксына башлады.

"Дельфин" бассейнының бильярд залында әлеге спорт төре буенча өченче район турнирына иң яхшы бильярд сөючеләр җыелды. Уеннар кискен, киеренке мохитта үтте. Монда да тәҗрибә, осталык мөһим роль уйнады. Турнир җиңүчесе дип Сергей Александров танылды. Икенче урынны Александр Перепелкин яулады. Өченче призлы урын Алексей Матюковка бирелде. Яшьләр эше һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев призерларга Дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев