Аксубаево
  • Рус Тат
  • Якташыбыз истәлегенә чаңгы ярышы

    Владимир Маркин турындагы якты истәлекне якташлары күңелләрендә мәңге саклаячак. 90нчы еллар башында Чуаш Енорускиносы авылы мәктәбендә Әфганстанда һәлак булган элеккеге укучыга багышланган Батырлык дәресләре үткәрелә башлады. Володя Маркин яхшы чаңгычы булган һәм җиңел атлетиканы үз иткән, шуңа бәйле һәр елны аның истәлегенә чаңгы ярышлары оештыра башладылар. Ярышларның абруе ел саен...

    Владимир Маркин турындагы якты истәлекне якташлары күңелләрендә мәңге саклаячак.

    90нчы еллар башында Чуаш Енорускиносы авылы мәктәбендә Әфганстанда һәлак булган элеккеге укучыга багышланган Батырлык дәресләре үткәрелә башлады. Володя Маркин яхшы чаңгычы булган һәм җиңел атлетиканы үз иткән, шуңа бәйле һәр елны аның истәлегенә чаңгы ярышлары оештыра башладылар. Ярышларның абруе ел саен үсә барды. Хәзер исә чаңгы ярышларында районның төрле авылларыннан һәм башка районнардан чаңгычылар катнаша. Һәм бу яшьләргә патриотик һәм спорт тәрбиясен бирүдә зур роль уйный.

    Чуаш Енорускиносы авылында узган ярышларга төрле яшьтәге 60тан артык катнашучы җыелды. Һава торышының җылы булуы да, карның чаңгыга ябышуы да спортчыларга комачаулык итмәде. Кышкы спорт төрен яратучылар барлык авырлыкларны җиңеп, яхшы нәтиҗәләргә омтылдылар.

    1999 елда туган һәм яшьрәк кызлар арасында Алсу Сәрвәртдинова яхшы нәтиҗә күрсәтте. Икенче булып финишка Гөлдания Гелметдинова килде, Ләйлә Каюмова өченче урында. Шул ук яшь категориясендәге егетләр арасында Рәфис Бикушев - беренче, Илсаф Сәйфуллин - икенче һәм Айназ Гатауллин өченче булдылар. Призерларның барысы да Иске Ибрай мәктәбе укучылары.

    Өлкәнрәк катнашучылар арасында ярышлар тагын да мавыктыргыч барды. 40 яшькә кадәрле ир-атлар арасында Рәмис Бикушев (Иске Ибрай) дистанцияне беренче булып үтте. Владимир Кожеманов (Беловка) һәм Җәүдәт Гилманов (Иске Ибрай) икенче һәм өченче нәтиҗә күрсәттеләр.

    40 яшькә кадәрле хатын-кызлар аарсында Олеся Овчинникова беренчелекне яулады. Иске Ибрай авылыннан Ләйсән Сәйфуллина - икенче урында.

    40-50 яшьләрдәге ир-атлар арасында чаңгы ярышларын җанатарлар кызыксынып күзәттеләр. Искеибрайлы Рәис Бикушев, яхшы физик әзерлектә булып, башкаларга беренчелекне бирмәде. Аның авылдашы Илнур Сәйфуллин икенче нәтиҗәгә иреште, Сидул Ерыклы авылыннан Леонид Васильев өченче урында.

    Спорт ветераннары бу көнне җиңүгә омтылышларын дәлилләделәр. Владимир Альметкин (Иске Ибрай) районның иң яхшы спортчылары Валерий Альметкин (икесе дә Иске Ильдеряк авылыннан) һәм Фәнис Шәриповны (Иске Ибрай) узып китеп, финишка беренче килеп, үзенең чаңгы трассасының бәхәссез җиңүчесе булуын дәлилләде.

    40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Зоя Шихрановага тиңнәр булмады.

    Иң өлкән катнашучылар арасында (60 яшьтән өлкәнрәк) беренче өч урынны Сөнчәле авылыннан Леонид Воркунов, Чистайдан Юрий һәм Василий Никитиннар яулады. Маркин истәлегенә багышланган турнир призерлары яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән, районның ДОСААФ оешмасыннан, Иске Ильдеряк авыл җирлеге һәм Чуаш Енорускиносы мәктәбеннән истәлекле бүләкләр алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: