Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Якташ хөрмәтенә турнир

Икътисад, идарә һәм хокук институтына нигез салучы һәм аның беренче ректоры Виталий Тимирясов истәлегенә шахмат турниры районда икенче ел рәттән уздырылды. Интеллектуаль уенны яратучылар Яшьләр үзәге алдында үзенчәлекле митингка килгән кебек җыелдылар. Аларны район башлыгы Камил Гилманов, Виталий Тимирясовның кызы Асия Витальевна кайнар сәламләде. Ул әтисенең гомере буена кече ватанын...

Икътисад, идарә һәм хокук институтына нигез салучы һәм аның беренче ректоры Виталий Тимирясов истәлегенә шахмат турниры районда икенче ел рәттән уздырылды.



Интеллектуаль уенны яратучылар Яшьләр үзәге алдында үзенчәлекле митингка килгән кебек җыелдылар. Аларны район башлыгы Камил Гилманов, Виталий Тимирясовның кызы Асия Витальевна кайнар сәламләде. Ул әтисенең гомере буена кече ватанын җылы һәм матур хисләр белән искә алуын билгеләп үтте.
- Виталий Гайнуллович фәндә, җәмәгать тормышында уңышларга хезмәт сөючәнлеге, максатка омтылышы белән ирешә, - диде ул турнирның яшь катнашучыларына мөрәҗәгать итеп. Мәгариф ветераннары Геннадий Горбатов, Ирек Галиуллин вакытсыз арабыздан киткән якташыбыз адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр.


Старт бирелде. Төрле яшь төркемендәге шахматчылар беренчелек өчен көч сынаштылар. Интеллектуаль уеннар арасында мәктәп укучылары үзләренең укытучы-тренерлары янына җыелдылар.


- Бүгенге уен ничек? - дип кызыксындык без икенче мәктәп укучыларыннан. Аларның командасы 13 кешедән торды.


- Без җиңүгә өмет тотабыз, - дип тыйнак кына әйтеп куйды укытучы Павел Крюков. - Балалар, һичшиксез, җиңүгә ирешәчәк. Аның бу фаразы, чынлап та, дөрес булып чыкты, әмма бу турыда соңрак. Ярышлар озакка сузылды. Хөкемдарлар йомгак ясады. Призерларны бүләкләү тантаналы төстә үтте. Асия Тимирясова турнирда катнашканнары өчен шахматчыларга рәхмәт белдерде, балаларга укуда уңышлар теләде.


- Моңа охшаш ярышлар - якташыбызны хөрмәтләп искә алуда иң күркәм йолаларның берсе, - дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. Шахматчыларның берничә буыны алкышлары астында "көн геройларын" бүләкләделәр. Иң яшь шахматчылар - башлангыч сыйныф укучылары арасында Илсаф Даутов, Ринас Галиуллин, Григорий Благородный призер булдылар. Әлеге яшь төркемендәге кызлар арасында Мәликә Галимова беренчелекне алды. Надежда Сулейманова һәм Анастасия Ефимова икенче һәм өченче урыннарга лаек булды.


5-8 сыйныф укучылары арасында Игорь Белов турнир җиңүчесе булды. Кирилл Ананьев - икенче, Никита Убейкин өченче урыннарда. Кызлар арасында Ильвира Салахова иң югары нәтиҗәгә иреште. Икенче һәм өченче урыннарны Кристина Васильева һәм Юлия Муртазина үзара бүлештеләр.


Өлкән сыйныф укучылары арасындагы матчлар киеренке барды. Сергей Новичков югары дәрәҗәдә уйнады һәм, нәтиҗәдә, барлык көндәшләрен дә җиңде. Даниил Михайлов һәм Федор Васильев икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Кызлар арасында Диләрә Латыйпова бәхәссез җиңүче булды. Эльвира Хөснетдинова һәм Кристина Кузьмина икенче һәм өченче нәтиҗәләргә ирештеләр.


Хатын-кызлар арасында Татьяна Ванюковага тиңнәр булмады. Анна Ванюкова - икенче призер булды.


60 яшькә кадәрле ир-атлар арасында Тимур Мәгыйзовка тиңнәр табылмады. Шулай ук призерлар Геннадий Горбунов һәм Алмаз Камилов та үзләренең сәләтләрен күрсәтә алдылар. Әлеге спорт төре аксакаллары арасындагы ярышлар да аерым дулкынландыргыч мохиттә үтте. Нәтиҗәдә Иске Савруштан Михаил Водышев шахмат тактасы артында үз позициясен бирмәде. Геннадий Горбатов, Анатолий Калмыковны (Кисадан) өченче сызыкта калдырып, икенче планга чыкты.


Команда беренчелегендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - 2 нче мәктәп, икенче урында - Аксубай лицее, өченчедә ДЮСШ. Җиңүчеләр Икътисад, идарә һәм хокук институтыннан акчалата призлар, кубоклар, медальләр һәм Мактау кәгазьләре алдылар. Район башлыгы Камил Гилманов Асия Тимирясовага, спорт ветераннары Геннадий Горбунов һәм Михаил Водышевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/81-2015-05-16-09-03-35.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев