Аксубаево
  • Рус Тат
  • Яңа сезонда беренче уңышлар

    Яңа уку елы башлану белән Аксубай мәктәп укучылары өчен спорт сезоны да башланды. Алар Алабуга шәһәрендә узган егетләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә яхшы чыгыш ясадылар. Ярышларда республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән уенчылар катнашты. Тренерлары Геннадий Леонтьев булган Аксубай ДЮСШ командасы көчле көрәш алып барды. Нәтиҗәдә, "Аксу" командасы өченче...

    Яңа уку елы башлану белән Аксубай мәктәп укучылары өчен спорт сезоны да башланды.

    Алар Алабуга шәһәрендә узган егетләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә яхшы чыгыш ясадылар. Ярышларда республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән уенчылар катнашты. Тренерлары Геннадий Леонтьев булган Аксубай ДЮСШ командасы көчле көрәш алып барды. Нәтиҗәдә, "Аксу" командасы өченче призлы урын яулап алды.

    Казанда 2004-2005 елда туган кызлар арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

    Тренерлары Валерий Павлов булган кызлар командасы уңышлы чыгыш ясадылар. Әлеге команда үзенең районда иң көчле команда икәнен дәлилләде һәм республикада да футбол командалары арасында иң яхшы командалар исәбенә керде. Уен барышында безнең кызлар атаклы командаларга каршы чыгыш ясап, үзләрен лаеклы тоттылар. Ләкин авыр ике матч алар исәбенә төгәлләнмәде. "Аксу" командасы өченче урынны яулады.

    Фото 1: kakvottak.ru

    Фото 2: www.zastavki.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: