Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яңа елга җиңү белән

"Юность" универсаль спорт залында кызлар арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең финал уеннары булып үтте. Ярышларда төбәк этабында җиңү яулаган сигез команда катнашты. Бу - Яр Чаллы, Мамадыш, Лениногорск, Әлмәт, Аксубай һәм Казаннан килгән өч команда. Ярышта катнашучы кайбер командалар Аксубай спортчыларына һәм җанатарларга яхшы таныш. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, безнең...

"Юность" универсаль спорт залында кызлар арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең финал уеннары булып үтте.


Ярышларда төбәк этабында җиңү яулаган сигез команда катнашты. Бу - Яр Чаллы, Мамадыш, Лениногорск, Әлмәт, Аксубай һәм Казаннан килгән өч команда.
Ярышта катнашучы кайбер командалар Аксубай спортчыларына һәм җанатарларга яхшы таныш. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, безнең футболчы кызларга (ДЮСШ тренеры Валерий Павлов) көчле көндәшләр белән уйнарга туры килде.
-Беренче матчтан ук актив һәм киеренке уен барды,-дип сөйли ярышларның баш хөкемдары Валерий Карпов.
Якшәмбе көнне үткәрелгән соңгы дүрт матч көрәшкә нәтиҗә чыгарды. Мамадыш районы футболчы кызларына тиңнәр булмады, икенче урында-Лениногорск кызлары, өченчедә-Яр Чаллы командасы. Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов котлады.-Сөенегез, Яңа елны сез яңа җиңүләр белән каршы аласыз, - дип билгеләп үтте ул.
Финалга чыгучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов, ярышларның баш хөкемдары Валерий Карпов тәбрикләде. Залда утыручыларның көчле алкышларына күмелеп, аларга грамоталар, медаль һәм кубоклар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев