Аксубаево
  • Рус Тат
  • Виталий Тимирясов истәлегенә турнир

    Аксубайда Виталий Тимирясов истәлеге призына дүртенче шахмат турниры уздырылды. Шуны билгеләп үтәсе килә, интеллектуаль ярышларда катнашучылар исәбе елдан-ел күбәя генә бара. Быелгысы турнир безнең районнан гына түгел, ут күршеләребез Алексеевск, Чистай һәм Чирмешән районнарыннан да әлеге спорт төрен үз итүчеләрне җыйды. Катнашучыларның исәбе 80нән артты. Алар арасында яшьләр дә, уен...

    Аксубайда Виталий Тимирясов истәлеге призына дүртенче шахмат турниры уздырылды.

    Шуны билгеләп үтәсе килә, интеллектуаль ярышларда катнашучылар исәбе елдан-ел күбәя генә бара. Быелгысы турнир безнең районнан гына түгел, ут күршеләребез Алексеевск, Чистай һәм Чирмешән районнарыннан да әлеге спорт төрен үз итүчеләрне җыйды. Катнашучыларның исәбе 80нән артты. Алар арасында яшьләр дә, уен "аксакаллары" да бар иде.

    Көч сынашулар башланыр алдыннан турнирның алыштыргысыз иганәчесе, Виталий Тимирясовның кызы Асия Витальевна уеннарда катнашучыларга хәер-фатихаларын бирде.

    - Уңышка юл беркайчан да җиңел булмый. Югары нәтиҗәләргә ирешер өчен зур көч куярга кирәк, - дип ассызыклады ул. - Минем әтием дә тырышлыгы, үҗәтлеге, максатка омтылышы бәрабәренә фән өлкәсендә дә, җәмәгать эшчәнлегендә дә, шахматта да югары үрләр яулады.

    Район башлыгы Камил Гилманов, ТРның Шахмат Федерациясе вице-президенты Нәркиз Сәйфетдинов ярышларда катнашучыларга уңышлар теләделәр.

    Уеннар бер үк вакытта берничә мәйданда барды. Төрле яшь төркемендәге шахматчыларның көч сынашуы берничә сәгатькә сузылды. Мисалга, бу спорт төренә гашыйк Ванюковлар беренчелек ярышларына гаилә белән килгәннәр. Яшьләр үзәге бу көнне уннарча шахмат өстәле артына утырган катнашучыларны үзенә җыйган зур шахмат клубын хәтерләтте. Тренерлар үзләренекеләр өчен җан атып тордылар. Яшь шахмат сөючеләрнең арта баруы сөендерә. Залда киеренкелек торган саен арта гына барды. Уен нәтиҗәләре игътибарны команда әгъзалары финалчыларына юнәлтүне таләп итте.

    Аксубайлылар якташыбыз Виталий Тимирясов турындагы истәлекне кадерләп саклыйлар. Ул Аксубай мәктәбен (АЛ), аннан соң Казан Федераль университетын тәмамлый. МГУда белем ала. Укытучыдан алып Россия һәм Идел буеның иң эре вузларының берсенә нигез салучы һәм ректор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Галим, күп кенә хезмәтләр авторы.

    Хөкемдарлар коллегиясе нәтиҗә чыгарды. Асия Тимирясова бүләкләү тантанасын ачып, турнирда катнашканнары өчен барлык уенчыларга да рәхмәт әйтте. Көчле алкышлар астында призерлар сәхнәгә күтәрелделәр. Аларга Дипломнар һәм медальләр тапшырдылар.

    Иң яшь шахматчылар арасында Иске Ильдеряк мәктәбеннән түбән сыйныф укучылары Анастасия Ефимова һәм Аделина Карпова - беренче һәм икенче, 2нче мәктәптән Сөмбел Билалова өченче урыннарны алдылар. Малайлар арасында 3нче мәктәптән Рәйхан Гатин икенче призер булды. Кызлар арасында 3нче мәктәптән Юлия Турлукова - икенче, Анна Пикалова (Иске Ильдеряк мәктәбе) өченче урыннарга лаек булдылар. Әлеге төркемдәге малайлар арасында икенче һәм өченче урыннарны Данир Сәхабетдинов һәм Максим Борисов яулады. Өлкән сыйныф укучылары да шәп нәтиҗәләр күрсәттеләр.

    Юлия Муртазина (Аксубайның 2нче мәктәбе) беренче призер булды, Кристина Васильевага (Савгач мәктәбе) - икенче, Анна Михайловага (3нче мәктәп) өченче урыннар бирелде. Яшүсмерләр арасында 2 нче мәктәп укучылары Никита Убейкин һәм Игорь Белов беренче һәм икенче урыннарны үзара бүлештеләр, Даниил Михайлов өченче призер булды.

    29 яшь һәм өлкәнрәк хатын-кызлар арасында интеллектуаль көрәштә Татьяна Ванюкова, Надежда Карпухина һәм Ольга Васильева призлы урыннарны яуладылар.

    Ир-егетләр арасында Казаннан көч сынашырга дип махсус кайткан Адель Купцов өченче призлы урынга лаек булды. 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар арасында Михаил Водышев җиңүче дип танылды, Вячеслав Ипеев икенче призер булды.

    Шашка баталияләре нәтиҗәләре: 1-4 сыйныфта укучы кызлар арасында Юлия Борисова (2нче мәктәп), Камила Тимофеева - (Савгач мәктәбе), Марина Богданова (3нче мәктәп) призерлар булдылар. Малайлар арасында Савгач мәктәбеннән Константин Тимофеев бөтен турларны да отышсыз үткәрде, икенче нәтиҗә Иске Ильдеряк мәктәбе вәкиле Евгений Посредниковта, өченче урында Никита Белов (2нче мәктәп). 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк уенчылар арасында Алия Төхвәтуллина (3нче мәктәп) беренче призга лаек булды, шул ук мәктәптән Анна Ванюкова - икенче, Иске Ильдеряк кызы Светлана Мышкова - өченче урында. Ир-егетләр арасында (16 яшьтән өлкәнрәкләр) шашка уеннарында Кәкре Күл мәктәбеннән Владимир Королев җиңү яулады, Геннадий Горбатов - көмеш, Флен Зәйнуллин (Аксубай) бронза призерлар булдылар.

    Командалар беренчелегендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 - Аксубайның 1нче номерлы командасы (2нче, 3нче мәктәпләр, тренер Геннадий Горбунов), 2 - Аксубайның 2нче номерлы командасы (Савгач, Иске Ильдеряк мәктәпләре, Анатолий Охотников, Алексей Маклаков), 3 - Чистай командасы.

    Ярышларның иң бәләкәй катнашучысы - 6 яшьлек Энгель Зәйнуллин һәм иң өлкән шахматчы Геннадий Горбатовка да бүләкләр тапшырылды.

    Катнашучыларның көчле алкышлары астында район башлыгы Камил Гилмановка, команда тренеры Геннадий Горбуновка, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зай- цевка, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтовка, шахмат хәрәкәте ветераннары Геннадий Горбатов белән Михаил Водышевка ТРның Шахмат Федерациясе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

    - Әтием Виталий Тимирясов истәлегенә турнир оештыручы буларак мине катнашучылар географиясенең җәелә, составының арта баруы шатландыра, - диде, очрашу азагында Асия Витальевна. - Минем турнирны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен район һәм ДЮСШ җитәкчелегенә рәхмәтем чиксез.

    - Виталий Тимирясовның кече ватанында шундый ярышларның үтүе зур билгеләнешкә ия вакыйга. Моңа охшаш турнирларны үткәрү тәҗрибәсе белән аксубайлылардан өйрәнү бер дә комачау итмәс дип саныйм, - дип үз фикерен җиткерде ТРның Шахмат Федерациясе вице-президенты Нәркиз Сәйфетдинов. - Без үз тарафыбыздан мондый чараларны үткәрергә ярдәм итәчәкбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: