Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ветераннарга тиңләшү

    Татарстан Республикасы пенсионерларының VII Спартакиадасында безнең команда беренче урынны яулады. Пенсионерлар союзы спартакиаданы Казанда үткәрде. Анда 44 команда көч сынашты, аларның 31е - авыллардан килгән командалар. Безнең пенсионерлар спортның төрле төрләрендә иң көчлеләр унлыгына керделәр. Александр Евграфов барлык команда әгъзалары ярышкан катнаш эстафетадан тыш, спортның тагын 3 төрендә - йөзүдә,...

    Татарстан Республикасы пенсионерларының VII Спартакиадасында безнең команда беренче урынны яулады.

    Пенсионерлар союзы спартакиаданы Казанда үткәрде. Анда 44 команда көч сынашты, аларның 31е - авыллардан килгән командалар. Безнең пенсионерлар спортның төрле төрләрендә иң көчлеләр унлыгына керделәр. Александр Евграфов барлык команда әгъзалары ярышкан катнаш эстафетадан тыш, спортның тагын 3 төрендә - йөзүдә, җиңел атлетикада һәм атуда көчен сынап карады. Өстәл теннисы буенча ярышларда Александр Перепелкин икенче урынны яулады. Геннадий Леонтьев һәм Маргарита Золина - дартс буенча ярышларда, Владимир Никитин, Лидия Горбунова, Галина Лодоркина йөзүдә катнашып, командага баллар өстәделәр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, йөзү буенча ярышлар ялгыз һәм команда ярышларына бүленгән иде. Өстәл теннисы ярышларында Галина Макаренкова, җиңел атлетикада Мария Зайцева һәм атуда Елена Прокопьева җиңүгә үз өлешләрен керттеләр. Нәтиҗәдә безнең ветераннар авыл командалары арасында беренче урынны яуладылар.

    Фото: ok.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: